news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чит илгә ялга барганда үзең белән Россия паспортын алыргамы?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

news_top
Чит илгә ялга барганда үзең белән Россия паспортын алыргамы?
- Россия паспортын алу комачауламый. Күптән түгел шундый хәл булды. Турист Европага баргач, чит ил паспортын урлаткан. Бәхеткә, үзе белән Россия паспорты булган. Консуллыка барып, паспортын күрсәтеп, үзенең шәхесен раслаган. Аңа шуның нигезендә документ ясап, илгә кайту мөмкинлеге булдырылды.

Хәзер ялга барганда паспорт һәм башка документларны фотога төшереп, кирәк булса, кунакханәдә аның күчермәсен ясатып алырга була.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар