news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чит илгә чыкканда проблемалар булмасын өчен салым һәм штрафлар буенча бурычларны кайдан карарга?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

news_top
Чит илгә чыкканда проблемалар булмасын өчен салым һәм штрафлар буенча бурычларны кайдан карарга?
– Суд приставлары федераль хезмәте сайтыннан карарга була. Адресы: fssprus.ru. Әгәр очраклы гына үзегезнең теге яки бу нәрсә өчен түләнмәгән бурычыгызны күрдегез, аның суммасы зур һәм сезгә чит илгә чыгу тыелган икән, тур алырга түгел, әлеге штрафны түләргә ашыгыгыз. Белешмәләр базасында фамилиягез тора икән, күңелсез хәлгә тарымас өчен, бурычыгызны түләгез. Түләгәннән соң да, сезне системадан алып атуларын сорап, гариза языгыз. Бу әле 5-10 көн вакытны ала. ***Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар