Чит илгә чыгу өчен чит ил паспортының яраклылык вакыты күпме булырга тиеш?
Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

- Күпләр 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булган паспорт белән, шул вакытка кадәр сәяхәт итеп була дип уйлый икән – ялгыша. Паспортның яраклылык вакыты буенча һәр илнең үз таләбе. Уртача яраклылык вакыты - 6 ай. Әгәр срогы чыгарга моннан да азрак вакыт калган икән, хәтта бу документ белән виза эшләтеп тә булмый. Төркиягә бару өчен паспорт гамәлдән чыгарга өч ай, Таиландка – 6 ай рөхсәт ителә. Әгәр паспортыгыз гамәлдән чыгарга 8-10 ай вакыт калган икән, иң яхшысы яңа паспорт ясату.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.