Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит илгә бәхет эзләп киткән Алия: «Ирем өйдән куып чыгарды, Казанга кайтырга акча юк»

Алия, кендегеннән кан тамган изге җирен ташлап, читкә бәхет эзләп китә. Төрек егете аны үз иленә җәлеп итә, алтын таулар вәгъдә итә. Оҗмах микән әллә бу, дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр, ди Алия. Әмма егет кыйный торган явыз иргә әйләнә. Алия үз тарихы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Чит илгә бәхет эзләп киткән Алия: «Ирем өйдән куып чыгарды, Казанга кайтырга акча юк»
https://pixabay.com

«Беркайда да оҗмах түгел, туган илеңнән китмә син!» — дип язган күренекле татар шагыйре Гамил Афзал. Алия дә (геройның исеме үзгәртелде — авт.) күз яшьләрен түгә-түгә шушы сүзләрне тәкърарлады. Җир йөзендә күпме яшь, саф кыз бәхет эзләп китеп алданды икән? Мондый очраклар күп, тик күңелнең бер дә ышанасы килми шул, «юк, юк, минем белән андый хәл булмаячак», — дип кенә уйлап куясың…

Алия дә Төркия якларына бәхет эзләп китә. «Бәхетле буласым иде!» — дип уйлый ул. Җитмәсә, мөлаем төрек егете Омар (исеме үзгәртелде — авт.) да чакырып тора… Үзе ягымлы гына сөйләшә, хөрмәт итә, «кил, Алиям», — дип кенә тора. Йөрәк түзми, дөп-дөп тибә. Бу кадәр бәхеткә ничекләр чыдарга?

Түзми Алия, аның күңеле далага юнәлә. Ул да, башка бик күп кызлар кебек, сөйгән егетенә өметләр баглап, чит ил якларына оча… Тик өметләр генә акланмый шул, челпәрәмә килеп юк була.

«Без бәхетле булырбыз, Алия!»

Алия, Омар белән ничек таныштыгыз?

Интернет аша таныштык. Миңа — 36, аңа 42 яшь. Дусларча аралаша башладык. Шулай ел ярым үтте. Омар мине хатынлыкка алырга теләвен әйтте. Ризалаштым. Шулай итеп, узган елның март аенда Анталиягә аның янына килдем. Омар белән очраштым. Бер-беребезне беренче күрүдән үк ошаттык. Казанга кайтып киткәч, аралашуны дәвам иттек. «Без бәхетле булырбыз, Алия!» — дип вәгъдә бирде ул.

Төркиягә китәргә курыкмадым, әмма Төркиягә китәргә һәм чит ил кешесенә кияүгә чыгарга хыялланып яшәмәдем. Казанда башка егетләр белән дә йөргәнем булды, 2014 елда иремнән аерылган идем. Ничектер барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты.

Омар белән бәхетле булу өчен, син бөтен әйберне ташлап чыгып киткәнсең…

Әйе, тәвәккәлләдем. «Сине генә бәхетле итәм», — дип сөйләде ул. Баштан яхшы яшәдек. Бергә тора башлагач, бөтенләй икенче кешегә әйләнде. «Сиңа күп чыгым китә» — дип кычкырырга тотынды. Мине генә яратырга килдең дип уйлаган идем, ә син күлмәк тә, крем да һ.б. яратасың икән, дип әнисе белән бәйләнделәр.

Баштан ук алдаганын сизмәдеңме?

Ялган сөйләгәнен аңлап булмады, кызганыч. Ышанычлы кеше кебек күренгән иде. Аның законлы хатыны да бар…

Хатыны? Ул сине икенче хатын итеп алдымыни?

Хатыным үлде, мин ялгыз, дип әйткән иде. Үлмәгән, башка шәһәрдә тора икән! Аерылышканнар, судлашып йөриләр, чөнки шул хатыны күп акча сорый (50 мең лира). Омар түли алмый. Аның әле баласы да булган. Шул хатыныннан тартып алдыртты ул аны.

«Әйберләреңне җый, күземә күренмә, өемнән чыгып кит!»

Икейөзле кеше булган икән: башта сине яраткан, аннан кыерсыта башлаган…

Омар пекарняда эшләде. Мөнәсәбәтләребезгә әнисе кысыла башлады. Өй җыештырсам да, ашарга пешерсәм дә миңа кычкыра иде. «Бушка яшисең бездә!» — дип тиргәде. Сугарга тотынды. Акча түгел, хәтта ашарга да бирмәделәр.

Ирем бер мәлне эштән кайтты да: «Кичкә кадәр берәр кайда йөр, ашап-эчеп кайт, әнинең күзенә күренәсе булма» — диде. Һәр иртә бер дусларыма чыгып китә идем һәм кичен генә кайтып керә торган булдым. Аннары Омар мине күзәтә башлады. Кичкә кадәр йөрүемне ошатмады. «Соң, үзең куып чыгардың бит!» — дим. «Син миңа хыянәт итәсең», — дип кычкыра башлады. Өйдә мондый проблемалар булмаса, беркая да китмәгән булыр идем, өйдә генә утырыр идем дип аңлатып карадым.

Бер атна элек шул дусларга чыгып киттем. Омар артымнан чыкты. «Кайда йөрисең?» — дип шалтыратты. Тукталышта мине көтеп тора иде. «Әйберләреңне җый, күземә күренмә, өемнән чыгып кит!» — дип кычкырды. Бергә өйгә кайттык. Әйберләремне җыеп чыгып киттем. Урамда куып җитеп, кире өенә алып керде.

«Китсәң, бөтен әйберләрне алып кит яисә җый да, балконга куй, иртәгә алып китәрсең», — ди. Кире өйгә кереп, әйберләремне җыярга тотындым. «Юк, син беркая да бармыйсың!» — дип, мине күтәрде дә идәнгә екты.

«Китәм, җибәр генә!» — дип ялвардым. «Омар, болай яшәп булмый», — дидем дә, ул торып өлгергәнче бер-ике сумкамны тотып, өстемдә нәрсә бар, шул килеш урамга чыгып чаптым.

Артыңнан куып тотмадымы, Алия?

Трамвайга утырырга өлгердем. Инде тыным кысылып беткән иде, тынычланам гына дигәндә, бер тукталышта төшкәнемне күргәч, шалтыратты. Мотоциклына утырып, артымнан урамнар буйлап эзләп йөрде. Мин аннан ничек тә качарга тырыштым. Кая барып бәрелергә белмәгәч, икенче бер дусларым машинада килеп алды. Бу дусларымның адресын белгертмәс өчен, икенче дусларымда төнгә кадәр утырдым, аннары кире китереп куйдылар.

Танышларда икәнемне белә, ләкин адресымны белми. Эзләми дә.

«Кайт, синсез яши алмыйм»

Бөтен әйберләрең Омар өендә ята хәзер…

Әйе шул, бар әйберем анда калды. Хәтта паспорт һәм чит ил паспорты, акча янчыгы, ноутбугым да Омарда.

Бу хәлләрдән соң аерылырга теләмиме ул?

Без рәсми туй үткәрмәдек, никах кына укыткан идек. «Талак» дип аерылмады. Гомумән, аерылырга теләми. Әле кичә генә: «Кайт, Алия, синсез яши алмыйм», — дип язды.

Төркия — мөселман иле, дибез. Ирең ислам дине кануннары буенча яшиме?

Намаз укый, анасы да намазда. Үзләре ураза да тота, әмма миңа кул күтәрүнең начар гамәл икәнен аңламадылар, ахры…

Алия, мондый хәлгә калуыңны якыннарың беләме соң?

Юк. Күңелләрен төшерәсем килми, бер дә сөйләгәнем юк. Никахлашуым турында гына хәбәрдар алар.

Хәзер син дусларыңда яшисең, ә алга таба нишләячәксең?

Дусларымда яшәп торырга туры килә, бер фатирда 3-4 кеше без. Аэропорт юллары ачылгач, беренче билет белән үк Казанга кайтырга җыенам. Әмма билет алырга да акчам юк бит, аңлыйсыңмы? Без түләп торырбыз, аннары кайту белән безгә акча күчерерсең, диләр дуслар.

Эш мәсьәләсе ничек соң?

Монда чит ил кешеләрен эшкә алырга тормыйлар. Алсалар да, хөрмәт итмиләр, хезмәт хакын түләмиләр яисә бөтенләй өч тиен бирәләр. Иремдә яшәгәндә бер туристик фирмада эшләдем, берсендә хуҗам бәйләнергә тотынды, тезләнеп: «Әйдә, бергә торабыз, өйгә кайтабыз», — диде. Юньле кеше булып чыкмады.

Карантин башлангач, бөтенләй эшсез калдык. Хәзер дә мин эшсез утырам. Бәлки, бер-ике ай эшләп алырмын.

Полиция хезмәткәрләренә яисә Россия илчелегенә мөрәҗәгать итәргә уең юкмы?

Юк. Анда барсам, бөтен әйберне тикшерәчәкләр. Тулай торак кебек бер урынга урнаштырачаклар, анда шартлар тагын да начаррак. Очкыч турында белешеп, илчелеккә шалтыратып караганым булды: «Сез монда үзегез генә бар дип белдегез мәллә? Сезнең кебекләр миллион, барыгыз да туйдырдыгыз, бертуктаусыз шалтыратып торасыз», — дип җавапладылар.

Казанга кайткач, кая барачаксың?

Казанда начар яшәмәгән идем, Зилә. Өйгә, әти-әни янына кайтачакмын. Эш эзли башларга ниятлим.

Бәхет эзләп чыгып китәргә хыялланучы кызларга нәрсә дип әйтер идең?

Карар кабул иткәнче, бик каты уйларга кирәк. Ышанырга ярамый. Әлбәттә, чит илгә китеп, бәхетле булучылар да бар. Монда берничә хатын-кыз белән таныштым, нормаль гаилә корып яшәгәннәре шактый. Хәзер инде Төркиягә турист буларак кына барачакмын.

Сораштыру: ни өчен кызлар чит ил кешесенә кияүгә чыга?

Казахстанга килен булып төшкән татар кызы Диләнур Ахунҗанова:

Андый очраклары белмим, монда якын-тирәдә чит ил кешеләрен алай алганнары юк. Ләкин күзәтүләр буенча, казахларда татар хатын-кызларын алу киң таралган, ул электән үк килә. Әмма җирле татарларның кызларын алырга тырышалар, гадәттә. Казахлар: «Катын алсан татардан, калдырмайды катардан», — дип әйтә. Татар хатын-кызын алсаң, ул сине беркайчан да калдырып китмәс дигән мәгънәдә.

Җирле татарлар туганнан бирле казах традицияләрен күреп, менталитетны тоеп яши, шуңа кыенлыклар юк диярлек. Үземә килгәндә, мин чит ил егетенә чыксам да, татар кешесенә чыктым. Татар булуына карамастан, менталитет ягыннан аермалыклар шактый сизелә. Шулай да җиңелрәк дип уйлыйм. Беренче елларны күнегергә туры килде, чөнки башка ил, башка мәдәният, тел, менталитет.

Бу һәр кешенең үзеннән дә тора дип уйлыйм, аның әзерлеге, башка менталитетны, мәдәниятне кабул итә белү… Һәм, әлбәттә, язмыш инде. Киләчәктә нәрсә буласын беркем белми.

«Кайда без юк — шунда рәхәт», диләр

Язучы һәм журналист Айгөл Әхмәтгалиева:

Эх, нигә, ни өчен дигән сорауга кистереп кенә җавап биреп булса икән ул… Үзебезнең кызлар буй җиткереп килә, Аллаһы Тәгалә кем язмышына ни язгандыр — шуңа күрә һич кенә дә башка кызларның гамәленә бәя бирергә җыенуым түгел.

Яшьләрдән үзем дә сораштырырга яратам, аларның күбесе татар егетләрен кыюсыз, беренче адым ясарга тәвәккәллекләре җитми дип саный. Виртуаль дөньяда танышып, чит илгә кияүгә киткәндә, ай-һай, мәхәббәт турында уйланып торалар микән? «Кайда без юк — шунда рәхәт», диләр бит, бәлки, шуңа алданудыр…

Тик мондый рәхәтлек озакка җитә микән соң? Башка милләт, башка менталитет иртәме-соңмы җанда җирсү уятмый калмыйдыр… Мин үзем әти-әни, туганнар, балалар белән бер өстәл артында утырып чәй эчүне иң олы бәхетнең берсенә санап яшәүче кеше, гомерне онлайн аралашып уздыруны күз алдына да китерә алмыйм, Аллаһы Тәгалә үзе сакласын андый язмыштан.

Кыз баланың һәркайсы ап-ак туй күлмәге киеп кияүгә чыгу турында хыяллана. Яшь өстәлгән саен ул төс тоныклана бара, тәкьдим ясаучы табылса, илен-милләтен карап тормаучылар да бардыр… Бу очракта мин кызлардан битәр, татар егетләренә мөрәҗәгать итәр идем: «Әйбәт кызлар бармыни ул хәзер», — дип үз-үзегезне ышандырырга тырышып утырмагыз, күзегезне генә ныграк ачып карагыз.

«Минем чит илгә киткәнне күп кенә дуслар, хезмәттәшләрем белми дә калды»

Швециядә яшәүче, 90нчы елларда популяр булган җырчы Гөлүзә Зиатдинова:

Чит илгә китәргә бөтенләй уемда да юк иде. Булачак ирем Түркәр белән «Чаллы сиреньнәре» җыры таныштырды дип әйтсәм, бик дөрес булыр. Фатирым да, яраткан эшем дә бар иде: Чаллыда «Болгар» дәүләт бию ансамблендә җырчы, солистка булып эшли идем. Матди яктан да бер авырлык та булмады.

Безнең ансамбльгә 1995 елның җәендә репетицияләребезгә Швециядән ике радио хезмәткәре килде. Шуларның берсе — Түркәр Соуккан. Алар Татарстан районнарында булып, фольклор материаллары җыеп йөриләр иде. Минем оркестрда җырлаган «Чаллы сиреньнәре» һәм бер халык җырын да яздырдылар. Алар безнең концертларга да йөрделәр. Адресларны алыштык.

Түркәр белән бер ел хатлар язышып, бер-беребез белән якыннанрак таныштык. 1996 елның җәендә Түркәр мине кунакка чакырды. Мин кунакка Швециягә барасымны туганнарга, дусларга әйтеп тормадым, ә Санкт-Петербургка концертлар белән барабыз, дидем. Бары тик апам белән бер дус кызым гына белделәр. Абыем: «Әйдә, шофер булып мине алыгыз», — дигән иде. «Рәхмәт, абый, шоферыбыз бар инде», — дидем.

Ә Швециядә бер айлап кунак булдым. Түркәр Стокгольмны, бергә йөргән утрауларны, мине фотога төшереп, бер альбом эшләп бирде. Чаллыга кайткач, җизнинең: «Карале, Санкт-Петербург шундыймыни соң ул? Латин хәрефләре белән язылган икән», — дип, альбомны исе китеп карап утырганын хәтерлим.

Кыскасы: 1996 елның сентябрь аенда Түркәр мине сорарга килде һәм никахыбыз булды. Шулай, минем Чаллыда эшләрем гөрләп барганда (әле яңа гына «Килми калмам» дигән икенче кассетам да чыккан иде), барын да калдырып, киттем дә бардым.

Димәк, мәхәббәт һәм язмыш. Минем киткәнне күп кенә дуслар, хезмәттәшләрем белми дә калды.

«Ул мине ярата дип уйлап, иллюзия белән яшиләр»

Дубайда яшәүче татар блогеры Әлфия Бәдретдинова:

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә өч ел ярым яшим. Рус телле кызлар белән күп аралашырга туры килә. Украина, Казахстан, Россиядән килгән кызлар гарәпләргә кияүгә чыгып, Әмирлекләрдә калырга тели. Гарәпләр бик игътибарлы һәм ихтирамлы. Мәсәлән, алар бүләкләр бирә, Россия кешеләре өчен ул зур бүләк булып тоелырга мөмкин. Ә гарәп кешеләре өчен яраткан кызына айфон бүләк итү — гадәти әйбер.

Шуңа да безнең кызлар, бер яктан, моңа алдана. «Ул мине ярата, ошата», — дип уйлап, иллюзия белән яши. Икенче яктан, кызлар чынбарлыкта нәрсә икәнлекне аера белми, чөнки күп очракта гарәп кешеләре өйләнгән, аларның балалары бар булып чыга. Аерылырга җыенулары турында әйтмим дә, уйларында да юк.

Монда күпхатынлылык закон буенча тыелмаган, берничә хатын белән тору мөмкинлеге бар. Рус телендә сөйләшүче кызларны, гадәттә, икенче яисә өченче хатын итеп алалар.

Төрек яисә мисырлыларга кияүгә чыккан кызлар бихисап. Барысы да индивидуаль. Йөри башлаганда ук хатын-кыз үзенә карата ихтирам хисен уятырга тиеш. Очрашуны көтеп утырган кызлар бар, көтә-көтә, үзләре шалтыратып, очрашу билгеләп, егетләре янына чыгып чабалар. Алай булмаска тиеш. Хатын-кызны ир-ат ихтирам итсә, аңа башкалар да шундый мөнәсәбәттә булачак. Бу — милләттән тормый. Хатын-кызның үзен ничек итеп тотуыннан тора.

«Бу адымга барганчы күп уйларга, ул кешене өйрәнергә кирәк»

Фольклор белгече, КФУ доценты Луиза Җамалиева:

Студентларыбызның фольклор практикасыннан никахлар, туй мәҗлесләрен күзәтеп барам, тәҗрибәм шактый. Әмма вакыт үткәч, кавышкан парларның аерылышуларын ишетергә туры килә. Кемдер 1-2 айдан, кемдер ярты яисә бер елдан аерылыша. Кызганыч, бу проблема бар. Бәлки, парлар бер-берсен белеп бетермәгәндер, ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыккандыр… Матур итеп бергә яши башлаганнан соң аерылышу ике як өчен дә рухи яктан авыр дип уйлыйм.

Чит ил кешеләре белән никахлашучылар, алар арасыннан бик матур итеп яшәп киткән гаиләләр дә бар. Татар кызларының чит ил кешесенә кияүгә чыгу мәсьәләсенә килгәндә, зур, җаваплы адым дип уйлыйм. Янәшәңдә яшәгән, бер даирәдәге, бер менталитетка ия кешеләр арасында да низаглар килеп чыкканда, бөтенләй башка ил кешесе белән никахлашканда, әлбәттә, аңлашылмаучанлыклар күбрәк булу ихтималы зур.

Бу — мәхәббәт микән яки башкалар алдында «мин чит ил кешесенә кияүгә чыктым бит» дип үз-үзеңне раслау микән? Үлеп гашыйк булып яшәүчеләр бардыр инде… Минемчә, гаилә кору — киләчәктә шушы кеше белән гомер буе бергә яшәргә әзерләнү дигән сүз. Шуңа күрә бу адымга барганчы күп уйларга, ул кешене өйрәнергә кирәк. Рухи яктан бер-береңә туры килү бармы-юкмы, ул кеше белән аңлашып яшәргә мөмкинме һ.б.

Татар халкында нәселеңне җиде буынга кадәр белергә кирәк дигән сүз бар. Моны белү — нәселдә туганнар белән никахка кермәс өчен кирәк. Җиде буынны белү — нәселне электән өйрәнеп бару дигән сүз. Ике яшь кеше өйләнешергә теләсә, әти-әниләр, туганнар бу кешеләрнең нәселләре турында мәгълүмат туплый башлый. Һәр кеше үз баласының рухи һәм физик яктан сау-сәламәт кеше белән туганлашып яшәвен тели.

Татар кызлары чит ил кешеләренә кияүгә чыкканда, әти-әниләр өстендә дә җаваплылык бар. Кыз кияүгә чыгам дип уйлады да, чыгып китәргә тиеш түгел. Татар кызларының 90 проценты ата-анасының хәер-фатихасыннан башка кияүгә чыкмый.

«Ул кешенең таянычы һәм яклаучысы юктыр»

Психолог Эльза Шакирҗанова:

Ни өчен теге яки бу кыз билгеле бер ир-атны сайлый? Ә ни өчен егет билгеле бер кызны ошата? Бу күп факторларга бәйле, алар балачактан ук барлыкка килә. Чит ил кешесеме, юкмы — ул бары тик деталь гына. Бер директорга, йә бер кара чәчле егеткә яисә чит ил кешесенә чыгарга теләгән кызлар булырга мөмкин.

Бала һәм ата-ана арасында булган мөнәсәбәтләр тагын да көчлерәк тәэсир итә, барысы да баланың яшүсмер вакытында канәгатьләндерелгән ихтыяҗларыннан, үрнәк күрсәткән ата-ана мөнәсәбәтләреннән тора. Бу — үсеп җиткән кыз яки егетнең игътибарын кем җәлеп итүенә бик көчле йогынты ясый.

Катлаулы мөнәсәбәтләрне анализлаганда шунысы ачыклана: күп нәрсә кешенең балачак вакытта үзе өчен мөһим әйбер алып бетермәвенә бәйле. Нәтиҗәдә, ул кеше үскәч, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләрен киредән торгызырга мөмкинлек бирүче кешеләргә аңлы рәвештә тартыла. Мөгаен, ул кешенең таянычы һәм яклаучысы юктыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100