Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит илдән кайткач изоляциядә яшәмәгән Чистай кешесенә штраф салалар

33 яшьлек хатын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барган булган.

news_top_970_100
Чит илдән кайткач изоляциядә яшәмәгән Чистай кешесенә штраф салалар
https://pixabay.com/

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Татарстанга кайткач, үзизоляция режимында яшәмәгән хатын-кыз штраф түлиячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Чистайда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз 13 мартта Гарәп Әмирлекләреннән кайта. Ләкин ул мәҗбүри булган үзизоляция режимны сакламаска була.

Кагыйдә бозган хатын хәзер штраф түлиячәк.

Шуны да искәртергә кирәк, Россиядә гражданнарга коронавируска түләүле тест узарга тәкъдим итүче мошенниклар эшли башлаган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда йортларның мәгълүмат тактасында ташламалы шартларда тест узарга тәкъдим итү турында белдерүләр пәйда булган. Белдерүдә тест узу сроклары һәм сайтка сылтама күрсәтелгән. Тест узуның нечкәлекләрен шул сайттан карап була диелгән.

Полиция Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән коронавируска тестларны сатып алып булмавы турында кисәтә. Әгәр авыру билгеләре булса, тест өчен биоматериалны табиб юлламасы буенча теләсә кайсы медицина оешмасында алалар.

Хәзер Россиягә башка илләрдән килүчеләр яки инфекция йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучылар гына тест уза ала.

Полиция шикле QR-кодларны сканер аша уздырмаска һәм шикле сылтамаларга керергә ярамавын искәртә.

Шулай итеп, сез смартфонга зыян китерә торган яки гаджетларга, шәхси мәгълүматка, аккаунтка һәм электрон кошелекка керү мөмкинлеге бирә торган программа куелырга мөмкин. Әгәр сез мошенник корбаны булсагыз яки сезне алдарга омтылсалар 02, 112 (кәрәзле телефоннан 020) телефоннарына шалтыратыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100