Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит ил паспортларын бирүдә нинди үзгәрешләр кертелә?

30 майдан чит ил паспортларына кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә керә.

news_top_970_100
Чит ил паспортларын бирүдә нинди үзгәрешләр кертелә?
pixabay.com

30 майда Эчке эшләр министрлыгының яңа фәрманы гамәлгә керә. Шул сәбәпле, күп кенә пабликларда "чит ил паспортларын алуда яңа үзгәрешләр кертелә" дип язалар.

"Российская газета" язуынча, үзгәрешләр принципиаль түгел.

2023 елның 1 июленнән электрон паспортлар гамәлгә керә.

Теркәлү урыны буенча мөрәҗәгать иткәндә паспорт бер айда, пропискадан читтә булган төбәктә мөрәҗәгать иткәндә 3 ай эчендә алып була.

Иске үрнәктәге паспорт өчен пошлина 2 мең, яңа үрнәктәгесе өчен 5 мең сум тәшкил итә. Яңа үрнәктәге паспорт өчен бармак эзләрен тапшырырга кирәк.

Югалган яки таушалган паспорт өчен яңасын алганда пошлина түләргә кирәкми. Гадәттән тыш хәлләр вакытында паспортын югалткан кешеләр түләүдән азат ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100