Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит ил кибетендә алынган товар өчен акча кайтару Россия законнарын бозамы?

Чит илгә чыккач, кибеттә чит ил банкы карточкасы белән түләдем. Аннары үземә яраксыз булып чыккан товарны кибеткә кире кайтардым, миңа акчаны шул карточкага кире салдылар. Бу очракта мин Россия Федерациясенең валюта кануннарын бозган булып чыкмыйммы?

news_top_970_100
Чит ил кибетендә алынган товар өчен акча кайтару Россия законнарын бозамы?

Җавап: 173-ФЗ номерлы Федераль канунның 6 нчы маддәсе нигезендә резидентлар һәм резидент булмаганнар арасында валюта операцияләре чикләүләрсез алып барыла ала, бары чит ил валютасы һәм бәясе чит ил валютасында күрсәтелгән чеклар (шул исәптән юл чеклары) сату һәм алу тыела.

173-ФЗ Федераль канунының 12 нче маддәсе 6 нчы өлешендә каралганча, физик затлар – резидентлар Россия Федерацииясе территориясеннән читтәге банкларда ачылган счетлар (кертемнәр)гә салынган акчаларны кулланып валюта операцияләрен чикләүләрсез уздыра ала, бары резидентлар арасында тыелган валюта операцияләре уздыру ярамый.

173-ФЗ Федераль канунының 12 нче маддәсе 5 нче өлеше нигезендә, резидентларның Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан банкларда ачылган банк счетларына (кертемнәренә) шул исәптән физик затлар – резидентлар тарафыннан элек түләнгән акчалар, шул исәптән ялгыш күчерелгән акчаларны кире кайтару, физик зат-резидентның резидент булмаган затка аннан элек сатып алынган тауар өчен яки күрсәтелгән хезмәт өчен түләнгән акчаларны кайтару да мөмкин.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100