Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит ил банкында кыйммәтле кәгазьләр исәпкә алына торган счет турында салым хезмәтенә хәбәр итү мәҗбүриме?

Минем чит илдәге банкта кыйммәтле кәгазьләр исәпкә алына торган банк счетым бар. Мин мондый счетым булуы турында салым органнарына хәбәр итәргә тиешме? Хәбәр иткән очракта, мин аның буенча хисап бирергә тиешме?

news_top_970_100
Чит ил банкында кыйммәтле кәгазьләр исәпкә алына торган счет турында салым хезмәтенә хәбәр итү мәҗбүриме?

Җавап: “Валютаны җайга салу һәм валютаны контрольдә тоту турында” 10.12.2003 кабул ителгән 173-ФЗ номерлы Федераль канунның 1 нче маддәсенең 1 нче өлешенең 5 нче пункты нигезендә, валюта кыйммәтләре дип чит ил акчасы һәм тышкы кыйммәтле кәгазьләр санала.

Канунның шул ук маддәсе һәм шул ук өлешенең 9 нчы пунктында валюта операцияләренә шул исәптән Россия Федерациясе валютасын, эчке кыйммәтле кәгазьләрне һәм валюта кыйммәтләрен законлы рәвештә сатып алу һәм сатып җибәрү кертелә.

Әйтелгән канунның 12 нче маддәсе 2 нче өлеше нигезендә, салым резидентлары үзләренең Россия Федерациясеннән читтә булган банкта счет ачулары (ябулары) хакында, булган счетларының реквизитлары үзгәрү турында үзләре исәптә торган урындагы салым органнарына хәбәр итәргә тиеш.

Федераль канунның 12 нче маддәсенең 7 нче өлеше нигезендә резидентлар үзләре исәптә торган урындагы салым органына Россия Федерациясеннән читтә булган банклардагы банк счетларында барган акча хәрәкәтләре турында хәбәр итеп барырга тиеш. Мондый отчетларны тапшыру тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 12.12.2015 чыккан карары белән расланган “Физик затлар-резидентларның Россия Федерацисяеннән читтәге банклардагы банк счетларында акча хәрәкәте буенча хисап бирү Кагыйдәләрендә” күрсәтелгән.

Резидентларның валюта операцияләре уздыруын контрольдә тоту максатыннан бу кагыйдәләр Россия Федерацисеннән читтә урнашкан банклардагы акча һәм башка финанс активлары исәпкә алынып барыла торган банк счетларына кагыла. Шул ук вакытта, әгәр банк счеты кыйммәтле кәгазьләрне исәпләп бару өчен ачылган икән, аның аша акча белән операцияләр уздыру мөмкинлеге юк дип саналмый. Барлык очракларда да банк мондый банк счетындагы финанс активлары акчалата күпме торганын бәяли.

Шулай итеп, резидент бөтен шундый банк счетлары буенча да хисап бирергә тиеш. Аларда кыйммәтле кәгазьләрнең хисап бирелә торган вакыт башланганда һәм ахырында күпме торганы, шул вакыт аралыгында банк счетына кертелгән һәм аннан чыгарылган кыйммәтле кәгазьләр күрсәтелә, әгәр банк счетында хәрәкәт булмаган икән – хисапта нульләр куела.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100