news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чистайда яшь ана сабыен аякларыннан болгап тәрәзәдән ыргыткан

Әтисенә дә, әнисенә дә кирәксез өч айлык сабый бетон юлга килеп төшә.

news_top
Чистайда яшь ана сабыен аякларыннан болгап тәрәзәдән ыргыткан
Чистайда өч айлык баласын тәрәзәдән ыргыткан 23 яшьлек анага карата суд башланды. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте. 

Ангелина Кобзева исемле бу хатын исерек җәнҗал вакытында баласын имгәткән. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган. Кыз бала хатынның үзенә дә, әтисенә дә кирәк булмый. Шуңа күрә әнисе аны икенче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Фаҗига быел июль азагында була. Кобзева бергә яши торган ире, нәни баласы белән танышларына кунакка килә. Табын артында утырганнан соң, фатир хуҗалары йокларга китә. Кунаклар исә талаша башлый. Талаш вакытында хатын баланы аякларыннан тотып, тәрәзәдән ыргыта. Кыз бетон юлга килеп төшә. Сабыйның башы имгәнә, кабыргалары сына. Җитди имгәнгән баланы хастаханәгә китерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар