Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистайда дус кызын җинаятьчедән коткарган җиде яшьлек малайны бүләкләделәр

Беренче сыйныф укучысына медаль һәм велосипед тапшырдылар.

news_top_970_100
Чистайда дус кызын җинаятьчедән коткарган җиде яшьлек малайны бүләкләделәр
/tatarstan.sledcom.ru

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чистайда яшәүче беренче сыйныфта укучы малайны бүләкләде. Батыр малай дус кызын җинаятьчедән коткарган. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

28 июньдә 7 яшьлек Радмир Галимов иптәш кызына бер ир-ат һөҗүм иткәнен күреп ала. Малай җинаятьченең игътибарын кыздан читкә юнәлтергә тырыша, аннары ул ярдәмгә өлкәннәрне чакыра. Нәни кызчыкны очраклы узып баручы кеше коткара, ул баланы көчләргә җыенучы ир-атны тоткарлый.

Малайның батырлыгын Россия Тикшерү комитеты югары бәяли. Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин карары белән, Радмирга мәктәп линейкасында «Батырлык һәм кыюлык» медален һәм велосипед тапшыралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100