Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистай районы Кече Талкыш авылында 69 яшьлек ирне үгез сөзеп үтергән

Кичә 31 июль көнне кичен Чистай районы Кече Талкыш авылында 69 яшьлек ирне үгез сөзеп үтергән. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра. Бу хакта РФ ТКның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

news_top_970_100
Чистай районы Кече Талкыш авылында 69 яшьлек ирне үгез сөзеп үтергән

Якынча мәгълүматлар буенча, үгезнең хуҗасы исерек халәттә тышкы абзар киртәсен җимерергә җыенган терлек янына керә. Үзе белән элек тә үгезгә суккан таягын да ала. Ярсыган үгез хуҗасын абзарның киртәсенә китереп кыса. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук вафат була.

Бу фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100