Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистай каласы һәм Чистай өязе — татар милләтенең олуг хәзинәсе

Чистай каласында һәм өязендә татар халкының 1000 еллык тарихын күрсәтергә, бик күп мәгълүмат бирергә була. Чистай өязендә Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы «Олуг шәһәр Биләр» һәм «Юкәтау» археология hәйкәле урнашкан, табылган археология истәлекләренең саны меңнән артып китә.

news_top_970_100
Чистай каласы һәм Чистай өязе — татар милләтенең олуг хәзинәсе

Шушы изге җирләрдә татар халкының бөек язучылары, мәгърифәтчеләре, галимнәре, артистлары туып-үскән, аларның саны 100дән артык.

Чистай өязенә 21 волость кергән — хәзерге Яңа Чишмә, Чистай, Норлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнары.

Революциягә кадәр үзенең икътисады ягыннан Чистай Казаннан гына калышкан. Чистай сәүдәгәрләре нигездә икмәк сатканнар, шәһәр Россия империясендә икмәк сатучы үзәк буларак танылган. 1917 елда өяз халкының 400 меңе авылларда яшәгән, ә Чистайның үзендә 30 мең кеше көн күргән. Чистай сәүдәгәрләренең байлыгын арттыручы да һәм шәһәрнең данын үстерүче дә иген үстерүче авыл халкы булган.

Соңгы елларда Чистай турында күп язалар, чөнки шәһәр зур күләмле грантлар отып, туризмны үстерүгә багышланган яңа концепция төзеде. Аның нигезендә Чистайда күп санлы яңа музейлар ачу планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Чистайда 3 музей бар, киләчәктә алар санын 12гә җиткерү ниятләнелә. Концепция ике юнәлештә эшләнгән: беренчесе Бөек Ватан сугышы чорында Чистайда берничә ел яшәп киткән совет язучыларын һәм мәдәният эшлеклеләрен хөрмәтләүгә юнәлдерелгән. Әле күптән түгел Б.Пастернакка музей ачтылар hәм hәйкәл куйдылар. Ә нинди яңа музейлар ачарга җыеналар соң? Л.Леоновка, И.Сельвинскийга һ.б.

Икенче юнәлеш — «Чистай сәүдәгәрләр өяз шәһәре» нигезендә сәүдәгәр Подураевка, Г. һәм Н. Чукашевларга музейлар ачу каралган. Музейлар ачсыннар, бик кирәк эш. Әмма Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән, бар гомерен халыкка хезмәткә багышлаган бөек татар шәхесләренә аталган музейлар кайда?

Үзебезнең Чистай өязендә туып-үскән олы шәхесләребез искиткеч күп. Алар арасында бөек язучылар, галимнәр, мәгърифәтчеләр, татар театрына нигез салучылар, илебез өчен гомерләрен биргән патриотлар бар. Аларның халык өчен эшләгән эшләре әйтеп-сөйләп бетергесез.

Чистайда татарның тарихын күрсәтерлек яңа концепция эшләргә кирәк. Ул концепциягә бөек шәхесләребезнең искиткеч язмышларын да тасвирлап бирерлек яңа музейлар (үзем төзегән исемлеген тәгъдим итәм), шулай ук яңа туристик маршрутка Биләрне торгызу, хәзерге көндә авылларда булган музейларга барып җитәр өчен юллар төзү, музейларны бүгенге көн таләпләренә туры китереп ремонтлау һәм реклама мәсьәләсе дә керергә тиеш. Мәшһүр язучыларыбыз музейлары: Гаяз Исхакый музее (Яуширмә), Хәсән Туфан музей-йорты (Иске Кармәт), Газиз Кашапов музее (Яңа Үзи), Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса), Зирекле авылында Мидхәт Газыймов нигезләгән халык иҗаты һәм көнкүреше музее — халыкның байлыгы. 

Чистайда татар мәдәниятенә игътибар юк, олы шәхесләребезгә музейлар кирәк дип чаң кагам.

Мин үзем Чистай районы, Яуширмә авылы кызы, белемем буенча табиб, юрист, 1995-2000 елларда Дәүләт Советы депутаты. Чистай шәһәренә зур күләмле грантлар биреп, нинди музейлар ачарга җыенулары турында сөйли башлагач, кызыксынып, үзебезнең җирлекнең тарихын, бездә туып-үскән атаклы шәхесләрне барларга керештем. Музейлар исемлеген төзеп, берничә ел инде, шул эшләрне кузгатырга теләп бәргәләнәм…

Кемнәргә генә хат язмадым:

1) Татарстан республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановка, Татарстан Фәннәр академиясе Президенты М.Х Сәләховка, Татарстан язучылыр берлеген җитәкләгән Д. Г. Салиховка. (Җавап хатлары бар).

2) Кемнәр белән генә очрашмадым:

— Татарстан Фәннәр академиясе Президенты М.Х.Сәләхов һәм Фәннәр академиясенең вице-президенты Д. Ф.Заһидуллина;

— Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Д. Д. Нотфуллин;

— Татарстан Дәуләт Советы депутаты Р.Ч.Төхвәтуллин;

— Язучылар берлеге рәисе Д. Г. Салихов һәм аның урынбасары Рәмис Аймәт;

— Татарстан республикасы музейлар ассоцияциясе рәисе Г.Р.Нәҗипова;

— Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Р. З. Закиров.

Ике конференциядә чыгыш ясадым — Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның 140 яшен билгеләп үтүгә багышланган чарада һәм Чистай районы, Йолдыз бистәсендә үткәрелгән конференциядә.

«Татарстан яшьләре» газетасында «Бүгенге Чистай: татарның үзе бар, эзе юк» һәм «Үзен хөрмәт итмәгән милләтне бүтәннәр дә санламый» дип аталган мәкаләләрем басылды.

Беркем дә каршы килми. Бар очрашу турында язып тормыйм. Фәннәр академиясе Президенты М.Х.Сәләхов белән очрашуда (анда вице-президент Д. Ф.Заһидуллина да катнашты): «Эшләгез, миннән нинди ярдәм кирәк булса, әйтерсез», — диде.  Очрашу 2020 елның гыйнвар аенда булды, аннан соң пандемия…

Татарстан республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова белән бу темага очрашу булмады. Аның урынбасары Д. Д. Нотфуллин белән берничә тапкыр күрештек. Ул әйткән фикерләр белән килешмичә булмый: «Баштан бит галимнәр концепция төзиләр, ә без башкаручылар».

Вакыт бара, Чистайга грант акчалары килә башлады, музейлар төзиләр…

Музейларның үзем төзегән исемлеген тәкъдим итәм:

1) «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән күренекле татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре — XX гасыр башы татар мәгарифе тарихында — феномен». 

Мәшһүр татар мәгърифәтчеләре Фатыйма-Фәридә Нәүрузова, Ләбибә Хөсәенова, Хәдичә Ямашева-Таначева, Абруй Сәйфи, Илһамия Туктарова- Богданович, Гөлсем Камалова, Рабига Хәкимова, Сәгадәт Амирхания, Рабига Амирхания, Фәһимә Гайнетдинова, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Сания Гыйффәт һ.б. Чистай каласында һәм Чистай өязендә туып-үскәннәр.

Соңгы елларда татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре Фатыйха Аитова белән Мөхлисә Бубыйның хезмәтләрен халык белә башлады. Фатыйха Аитова исемендәге мәктәп ачылды, шунда ук музее эшләп килә. Ә Мөхлисә Бубыйны халык Камал театрында күрсәтелгән «Үлеп яратты» спектакленнән соң бик хөрмәт итә башлады.

Чистайда һәм Чистай өязендә туып-үскән, татар халкы укымышлы, алга киткән милләт булсын дип искиткеч тырышлыклар күрсәткән хатын-кызларыбызны халык бик аз белә. Алда санап киткән олы затларыбызның эшләрен, тормыш юлларын күрсәтү максатында «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре» дип аталган проект эшләп, «Татнефть» хәйрия фонды уздырган конкурста катнашып, җиңеп чыктык. Проектны Тәэминә Биктимирова белән бергә эшлибез. Тәэминә ханым — галимә, гомер буе татар хатын-кыз мәгърифәтчеләренең эшләрен өйрәнә.

Шушы проект кысаларында хөрмәтле мәгърифәтчеләреләребез турында китап әзерләдек. Китапта мәгърифәтче 12 хатын-кыз турында документаль очерк һәм башка мәкаләләр урнаштырачакбыз. Шулай ук конференция уздыру да күздә тотыла. Китап өчен архивта, китапханәләрдә җыйган материалларны киләчәктә музейга тапшырырбыз дип уйлыйбыз.

Проект авторлары — Сурия Усманова һәм Тәэминә Биктимирова, галимнәргә, Чистай өязе — Яңа Чишмә, Чистай, Норлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнары халкына мөрәҗәгать итәбез.

Тиздән интертат сайтында 12 хатын-кыз мәгърифәтчеләре турында документаль очерклар укырсыз. Сезнең арада аларның туганнары, танышлары булырга мөмкин, аларның истәлекләре бик мөһим. Шулай ук архивларда алар хакында мәгълүматлар тапмассызмы? Безнең проектта конференция үткәрү дә каралган, сезне анда катнашырга чакырабыз. Пандемия аркасында конференциянең датасын әлегә әйтә алмыйбыз.

Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре турында мәгълүматларыгыз булса, безгә җибәрегез, почта адресы: cpomd@yandex.ru.

2) Археология музее

Чистай өязендә Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы «Олуг шәһәр Биләр» һәм Юкәтау (X–XV) археология hәйкәле урнашкан, Алексеевск районында — 700, Чистай районында — 250, Әлки районында 160 археологик истәлек бар. X–XIII гасырлардагы 14 каберлектән торган «Хан зираты» (Чистай районындагы Иске Роман авылында) табылган.

Чистай өяз музеенда Юкәтауда табылган тимер көбә бар, белгечләр аның 800 ел элек ясалганын ачыклаганнар, янында шул ук материалдан эшләнгән шлем һәм уклар тора.

Чистай зиратларында Алтын Урда чоры кабер ташлары өйрәнелмәгән килеш ята. Нурулла Гариф сүзләрен китерәм:

«Чистай татар зиратындагы 100дән артык Алтын Урда чоры кабер ташларының иң борынгысы 1292 елда куелган. 100дән артык кабер ташы 18-20нче гасырларга карый. Аларның 40ка якыны Камалов, Әмирхановлар… нәселенә куелган. Әмма мондагы кабер ташлары һәм төрбәләр бүгенге көнгәчә өйрәнелмәгән.

 Бу музейда үзебезнең яшь буынга да, килгән туристларга да 1000еллык тарихыбызны күрсәтеп була. Татар халкына күпме сүз ишеттерәләр, имеш, бер акча тапканбыз да Казанның 1000 еллыгын үткәргәнбез дип. Әгәр Чистайда бу музейны ачсаң, тарихны үз күзләрең белән күрергә була.

3) Габдерәхим Утыз Имәни һәм XVIII и XIX гасыр шагыйрьләренә, мәгърифәтчеләренә багышланган музей.

Габдерәхим Утыз Имәни (1752-1836) — әдәбиятыбыз тарихында иң беренче мәгърифәтче шагыйрьләрдән, галим һәм җәмәгать эшлеклесе. Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты XVIII–XIX гасырлар татар әдәбиятында аерым урын алып тора. Утыз Имәнинең иҗат мирасы зур һәм күпкырлы. Ул барлыгы 100дән артык исемдәге хезмәт язган. Безгә шуларның 60 исемдәгесе генә килеп җиткән.

Галим болгар чорындагы бик аз очрый торган китапларны күчереп язу үзәкләре оештырган. Аның тырышлыгы белән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре безнең көннәргә кадәр сакланган.

 «Тәварихы Болгария» — («Болгария тарихы») авторларының берсе — Хисамеддин ибн Шәрәфеддин әл-Мөслими. 

 Идрис-Хәлфә Зөлмөхәммәт (1650-1720) — теолог, философ, шагыйрь.

(Кәшшаф Тәрҗемәнов (Тәрҗемәни) (1877-1943) — дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, 1924-1928 елларда «Ислам мәҗәлләсе» журналы редакторы.

4) Татар халкының бөек галимнәре.

Сәет Вәхиди — галим, тарихчы, шәрыкчы, археограф, татар халкының һәм башка төрки халыкларның тарихын өйрәнүче.

Ул 3 меңнән артык борынгы татар кулъязмаларын жыеп, Татарстан Дәүләт музеена тапшырган. Ә 1912 елда Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең 1523 елның 1 гыйнварында язылган Тархан ярлыгын тапкан. Галим 1938 елда атып үтерелгән.

Альфре́д Ха́ликов — археолог, тарихчы, татар халкының тарихы турында язылган бик күп хезмәтләрнең авторы. Тарих фәннәре докторы, профессор. 2014 елдан Татарстан республикасының археология институты аның исемен йөртә.

Сәләм Алишев — татар халкының һәм Урта Иделдә яшәгән халыкларның тарихын өйрәнгән. Тарих фәннәре докторы.

Әнвәр Хәйри — галим, язучы, текстолог, публицист, тәрҗемәче.

Җәмил Зәйнуллин — филолог-шәрыкчы. Филология фәннәре докторы, профессор.

Зөлфәкәр Кыямкәр (1870—1921) каллиграф, беренче татар фотографы, шәҗәрәләр төзүче. 

5) Әмирхановлар — мәгърифәтчеләр династиясе

Хөсәен Әмирхан — Шиһабетдин Мәрҗани белән бергәләп татар милли мәгариф системасын торгызучы. Ул иң беренчеләрдән булып Идел буе Болгар дәүләтенең тарихын язган.

Нәҗиб Әмирхан үзенең бабасы (хатынының әтисе) Закир ишан Камалов белән Чистай өязендә рухи-дөньяви мәгарифкә нигез салган.

Фатих Әмирхан атаклы язучы.

Рашат Әмирхан — философ-галим үзенең дистәләгән хезмәтен татар иҗтимагый фикере тарихына багышлаган.

Равил Әмирхан галим, татарның тарихын, мәдәниятен, мәгарифен өйрәнеп, күп фәнни хезмәтләр язган.

Илдус Әмирхан — мәгърифәтче-галим «Татарстан республикасы Милли мәгарифенең концептуаль нигезләре”н, «Татарстан гаиләсенең әхлак кануны”н эшләгән. Татар укытучыларының «Мәгариф» ассоцияциясен, «Әмирхания» исемендәге фонд төзегән. «Ислам һәм татар милләте», «Татар фәлсәфәсе һәм Милли мәгариф» исемле фәнни хезмәтләр язган.

Нәҗиб Әмирхан 1911 елда Чистайда кыз балаларны укыту өчен мәктәп ачкан.

Аның хөрмәтенә мәктәпкә «Әмирхания» исеме биргәннәр. Кызлар өчен ачылган мәктәпләр арасында аның дәрәҗәсе зур булган, чөнки анда бик яхшы белем биргәннәр. 

6) XX һәм XXI гасырда иҗат иткән татар язучылары музее

Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Нәҗип Думави, Галиәскәр Гафуров-Чыгтай, Хәбибрахман Зәбири, Сания Гыйффәт, Фуат Туктаров, Фатих Сәйфи-Казанлы, Шәһит Әхмәдиев, Рәйсә Ишморатова, Салих Баттал, Барлас Камалов, Кояш Тимбикова, Флера Тарханова, Газиз Кашапов, Бикә Рәхимова, Шамил Маннапов, Әсгать Фәхри, Кыяметдин Юлдашев, Альберт Сафин, Әсхәт Фәхретдинов, Мөдәррис Валиев, Әсрар Галиев, Фаяз Дунай, Гакыйль Сәгыйрев, Шамил Шәйдуллин һ.б. язучылар Чистай өязе һәм Чистайда туып-үскән олы, хөрмәтле шәхесләребез.

Тиздән Чистайда Илья Сельвинскийга музей ачачаклар. Ул Симферопольдә туган, үскән, анда аңа багышлап музей ачканнар. Язучының биографиясендә аның Чистайда яшәгәнлеге искә дә алынмый, бик озак эзләгәч кенә 2 ай Чистайда торганлыгын ачыкладым.

7) Мөхәммәтзакир Камалов (Габделваһапов) әл-Чистави

Мөхәммәтзакир Камалов имам гына түгел, уникаль шәхес, кабатланмас акыл иясе. Ул дин галиме дә, педагог-мәгърифәтче дә, меценат-хәйрияче дә.

Үзеннән соң безгә зур мирас калдырган.

Мөхәммәтзакир Камалов 47 ел Чистайда имам булган, ә 2нче гильдия сәүдәгәр буларак ике мәчет һәм мәдрәсәнең дүрт бинасын салдырган, йөзләгән шәкертне укыткан. Аларның саны кайбер елларда 400гә житкән. Шәкертләр Чистай өязеннән генә түгел, ә Казан, Уфа, Самара һ.б. губерналардан да килеп укыганнар.

Менә анда белем алган шәхесләрнең кайберләре: язучы — Гаяз Исхакый; Гыйльман Кәрими — ахун, нәшир; Ризаэтдин Фәхретдин — мөфти, галим; Гариф Бәдамшин — Русия думасының Iнче һәм IIнче чакырылыш депутаты; Галиәскәр Гафуров (Чыгытай) — язучы, мулла; Фатыйх Кәрими — язучы, җәмәгать эшлеклесе; Харис Фәйзи — мәгърифәтче; Фуат Туктаров — публицист, җәмәгать эшлеклесе; Салих Баттал — язучы.

Камалов музее 3 юнәлештән торырга тиеш дип күзаллыйм:

1) үзенең нәшер ителгән китаплары һәм китапханәсе (аның китапханәсе сакланган, татар энциклопедиясендә бу мәгълүмат бар);

2) аның шәкертләре;

3) гаиләсе — аның кызлары бик укымышлы, тәрбияле, затлы шәхесләр булып үсәләр. Ә кияүләре атаклы теолог Муса Бигиев, мәгърифәтче Нәҗип Әмирхан, фабрикант Абдулла Акчурин һ.б.

«НУР» мәчете

8) Татар театрына нигез салучылар һәм артистларыбыз

Габдулла Кариев (1886-1920) — актер, режиссёр, татар профессионал театрына нигез салучы.

Г.Тукай, Г.Камал, X.Ямашев, Ф.Әмирхан С. Гыйззәтуллина-Волжская аны татар театрының «атасы» дип атаганнар.

Шамильский Шакир (1892-1945) — артист, режиссер, татар профессионал театрына нигез салучыларның берсе. 1912-18 елларда «Нур» труппасында актер, 1921-1945 елларда Татарстан дәүләт академия театрында режиссер. Уфа, Ташкент, Баку шәһәрләрендә эшләүче татар театрларының режиссеры.

Касыйм Шамил (1892-1981) — татар театрына нигез салучыларның берсе, актер, режиссёр.

Харис Фәйзуллин (1871-1933), педагог-методист, журналист, татар телендә чыккан беренче дәреслекләрнең авторы, «Әхбар» (Известия) исемле газетаның редакторы һәм нәшире. Чистай өязе Шахмай авылында туып-үсә. Үзенең туган ягын, Чистаен бик ярата, псевдонимы — Фәйзи Чистапули.

Аның улы Җәүдәт Фәйзи Оренбургта туса да, ул балаларының метрикаларына аларның туган җире Шахмай авылы дип яздыра.

Җәүдәт Фәйзинең туган абыйсы Мирхәйдәр Фәйзинең псевдонимы «Мишәр Фәйзи».

Фәйзиләр гомер буе туган якларын сагынып, еш кайтып-китеп яшиләр.

Җәүдәт Фәйзи композитор, татар милли музыкаль комедия жанрына нигез салучы, Тукай премиясе лауреаты.

Мирхәйдәр Фәйзи драматург, шагыйрь, публицист, татар милли музыкаль драма жанрына нигез салучы. Аның легендар «Галиябану» музыкаль драмасын ишетмәгән, күрмәгән татар юктыр.

Фәйзиләрең туганнары Диләрә Мөхәммәтьярова «Все о Файзи» исемле сайт булдырган. Анда Фәйзиләр династиясе хакында бик күп мәгълүмат урнаштырылган.

Диләрә ханым аларның исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә бик күп эшли.

Шамил Закиров — театр эшлеклесе, 1985-2012 елларда Камал театры директоры, төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыручы.

Яраткан артистларыбыз: Вера Минкина, Фәйзи Йосыпов, Гайшә Камаева, Галия Булатова, Әзәл Яһудин, Әнәс Галиуллин, Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов, Сания Исмагыйлева, Абруй Сәйфи, Идрис Мәсгутов һ.б. безнең якның якты йолдызлары.

Әнәс Тумашев — рәссам, педагог, татар театраль-декорация рәсем сәнгате осталарының берсе. Тукай премиясе лауреты.

9) Бертуган Батталлар музее

Биш бертуган Батталлар — Галимҗан, Салих, Фоат, Мөбарәк, Абдулла — Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китәләр.

Салих Батта́л — фронтовик, хәрби очучы, язучы. 1961-63 елларда республикага Союздаш статус таләп итеп язган мәкаләләре өчен партиядән чыгарыла, аңа карата эш ачыла. Гомер буе татар халкы мәнфәгатьләре өчен көрәшә.

Абдулла Баттал — Муса Җәлил белән фашистларга каршы көрәшеп, Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән герой.

Галимҗан Батталов сугышта һәлак була.

Фоат Батталов сугыштан соң инженер булып эшли.

Мөбарәк Баттал — габойда беренче уйнаучы татар музыканты, Татарстанның атказанган артисты.

Шул каһарман егетләрнең туганы Фәрит Батталов «Бертуган Батталлар — Братья Баттал» дигән сайт ачып, туганнары турында күп мәгълүмат урнаштырган.

Фәрит туганнарының батырлыклары халыкка билгеле булсын өчен күп хезмәт куя.

Бүгенге көндә Чистайда татар тарихын дәүләт күләмендә өйрәнүче, саклаучылар юк. Игътибар итегез, «дәүләт күләмендә» дип аерып әйтәм.

Хәзерге вакытта Чистайда татарның дини генә түгел, бар милли-мәдәни тормышы Чистай мөхтәсибәте һәм фидакарь җаннар өстендә… 

 Әйткән фикерләремне раслау өчен өч факт китерәм, фотолар кулланып:

1) Мөхәммәтзакир Камаловның Чистайда 1880 елларда үзе төзегән, гаиләсе белән бик күп еллар гомер иткән бинасы бар, ул зур комплекс, анда хезмәтчеләр өчен төзелгән аерым йортлары да сакланган.

 Бинага истәлек тактасы куелган һәм анда «Сәүдә кибетле торак йорт» дип язылган. Тактада Мөхәммәтзакир Камаловның исем-фамилиясе дә юк…

Шул ук вакытта Б.Пастернакның  Бөек Ватан сугышы елларында яшәгән йортыннан гаиләләрне күчереп, зур музей ачтылар, һәйкәл куйдылар.  Ә Б.Пастернакның Переделкинода зур музее, Пермь өлкәсендә музей һәм һәйкәле, ә инде ул булып киткән җирләрдә куелган истәлек такталарын санап бетергесез…

 Ә татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесенең үзе төзегән, ярты гасырдан артык гомер иткән йортында фамилиясе дә юк…  

2) Чистайда Нәҗиб Әмирханның кыз балалар өчен төзелгән һәм аның хөрмәтенә «Амирхания» дип аталган мәктәп  биналары сакланган. 

Истәлек тактасына игътибар итегез, анда «Хатын-кыз мөселман көллияте биналары комплексы» дип язылган. 

Нәҗиб Әмирхан — Чистай өязендә рухи-дөньяви мәгарифкә нигез салган атаклы мәгърифәтче. Үзе салдырган бинада исем-фамилиясе кайда?

Бу бина — бар татар дөньясында сакланып калган һәм кызлар өчен төзеткән бердәнбер мәктәпләр. Без бу бинаны күз карасыдай саклап, бар халыкка күрсәтеп, горурлана алабыз. 1911 елда безнең татар кызлары нинди мәктәпләрдә укыганнар, ә байларыбыз аларга искиткеч мөмкинлекләр тудырганнар бит.

Казанда Фатыйха Аитованың да, Ләбибә Хөсәенова мәктәпләре дә сакланмаган. Безнең галимнәр тарафыннан бу мәктәпнең тарихы да өйрәнелмәгән… 

3) Зәйтүнә Мәүлүдова — Тукайның мәхәббәте һәм илһамчысы.

Язучылар, журналистлар Зәйтүнә туып-үскән өйгә мемориаль такта куегыз дип хакимият органнарына инде күп еллар мөрәҗәгать итә.

Мәсәлән, А.Лебедевның «Республика Татарстан» газетасының 15.09.2011 санында «Муза с берегов Камы» дип аталган мәкаләсендә шундый юллар бар:

«Хотелось бы надеяться, что в дом № 69 по улице Вахитова в Чистополе удастся вдохнуть вторую жизнь — усилиями его жильцов, муниципалитета, ответственных лиц в Минкультуры Татарстана и, возможно, благотворителей. Украсила бы здание мемориальная доска с упоминанием имени Мавлюдовой. Думается, Год Тукая в нашей республике — хороший повод для проведения таких работ».  

Ә Зәйтүнә Мәүлүдова һәм Габдулла Тукайның мәхәббәтенә багышлап, «Мәңгелек мәхәббәт» дип аталган китап язган хөрмәтле язучыбыз Мирсәй Гарифның Зәйтүнә яшәгән бинаны саклыйк, аңа истәлек тактасы куярга кирәк дип язган мөрәҗәгатьләре бик күп.

Зәйтүнә ханым — татар халкына әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен Тукай премиясенә, «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Почет билгесе» орденнарына лаек булган олы, затлы шәхесне — язучы Атилла Расихны тәрбияләп үстергән ана да бит. Атилла Расихның хатыны Зәкия Рәсулева язучы, мөгаллимә, аның оныгы Фәридә Рәсулева — шагыйрә, күп китаплар авторы.

Күп төбәкләр шундый шәхесләрнең үзләрендә туып-үсүләре белән горурланырлар иде…

Чистай өязе, ягьни Яңа Чишмә, Чистай, Норлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнарында туып-үскән якташларыма — үз җиребезнең патриотларына, аларның балаларына, оныкларына мөрәҗәгать итәм.

Үзебезнең җирдә туып-үскән, язучыларга, галимнәргә, җырчыларга, журналистларга һәм Чистай өязе тарихын өйрәнгән галимнәргә шәхсән мөрәҗәгать итәргә булдым:

 Хөрмәтле галимнәр: Фаяз Хуҗин, Илдус Заһидуллин, Наил Нәбиуллин, Марсель Әхмәтҗанов, Нурулла Гариф, Алсу Хәсәвнех, Рафик Насыйров, Әлфия Хәкимова, Ләйсән Гафиатуллина;

Хөрмәтле язучылар: Илгиз Зәйниев, Роза Туфитуллова, Нәбирә Гыйматдинова, Тәлгат Галиуллин, Рамзия Габделхакова, Миңзифа Әхмәтшина, Ринат Мәннан, Рушания Низамова, Рәис Гыймадиев;

Хөрмәтле артистлар: Рамил Төхвәтуллин, Рөстәм Галиев, Нуриәхмәт Сафин, Әсхәт Хисмәтов, Рузия Мотыйгуллина, Резедә Төхвәтуллина, Шамил Фәрхетдинов;

Хөрмәтле җырчылар: Фирдус Тямаев, Мирсәет Сөнгатуллин, Айгөл Хәйри, Зөфәр Сафин, Резедә Галимова, Иркә, Мубай, ;

Хөрмәтле журналистлар: Илдар Кыямов, Рәзинә Исмәгыйлева, Гөлнара Сабирова, Фәния Хуҗиәхмәтова.

Битарафлык — җинаять дип халык юкка гына әйтмәгән, үзебезнең тарихыбызга, бөек шәхесләребезгә карата булган мөнәсәбәтне бүтән сүз белән аңлатып булмый.

 Әйдәгез, эшлик.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100