news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чистай хастаханәсендә йөкле хатынны бәдрәфкә кертмәгәннәр

Ханым “Халык контроле” системасына медицина оешмасы персоналына шикаять язган.

news_top
Чистай хастаханәсендә йөкле хатынны бәдрәфкә кертмәгәннәр

Чистай хастаханәсендә йөкле хатынны бәрдәфкә кертмәгәннәр. Бу хәлгә карата Татарстанның Сәламәтлек саклау министрылыгы үз фикерен белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

21 июльдә “Халык контроле” системасында йөклелекнең җиденче аенда булган ханым шикаять язган. Ул Урицкий урамында урнашкан “Чистай район үзәк хастаханәсе” ның стоматология клиникасында үзен бәдрәфкә кертмәүләре турында белдергән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге хәл регистратура хезмәткәрләренең ханымның халәтеннән хабардар булмаулары аркасында килеп чыккан, ә хатын үзенең йөкле икәнен әйтмәгән. Шимбә көннәрендә хастанханәдә ашыгыч стоматология ярдәменә мохтаҗ авырулар гына кабул ителә. Ә бу ханым хәле начар булуга зарланмаган.

Әлеге хәлне ачыклау максатыннан, амбулатор-поликлиника оешмасы персоналы белән аңлатулы сөйләшүләр үткәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар