Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чишенгәне өчен тәнкыйтьләнгәч, Лилия Муллагалиева киенеп су коена башлаган - фото

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева хәзерге вакытта Кытайда ял итә. Ул Инстаграм битендә диңгезгә кергәндә төшереп алган фотосын урнаштырган.

news_top_970_100
Чишенгәне өчен тәнкыйтьләнгәч, Лилия Муллагалиева киенеп су коена башлаган - фото
Салават Камалетдинов

«Фотога гына төшкәндә ич ул, аннан салып бәрдем эшләпәсен дә, күлмәген дә», — дип җавап биргән җырчы.

Искә төшереп үтик, Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны икесе бергә ятакта «чишенеп фотога төшкәннәре өчен» тәнкыйтьләп чыканнар иде.

«Алла сакласын, күлмәген салса, чәйнәп аталар бит аны. Тагын телевидиниегә «Таяну ноктасы»на барыргамы? Болай да артистларның кыл кыймылдатканын да тикшереп кенә торалар. Мескеннәргә һич көн юк берсенә дә»;

«Кешегә сөйләргә сүз генә булсын. Купальник кигән укытучыларга да бәйләнделәр. Халык бик яман. Фигураны да тәнкыйтләп язалар»;

«Алла, күлмәк белән кергәнсез суга, ул суга купальник киеп кереп булмадымы, матур апа»;

«Рәхәтләнеп җылы суларда коенып кайтыгыз әле! Шәп!» — дип язган комментарийларда халык.

Саумы, диңгез, мин дә килдем сиңа, Сөйлә әле, сөйлә хәлеңне. Әллә синең бар дөньядан качар, Үз-үзеңнән ташар мәлеңме? Син дә безнең кебек ярсыйсыңмы, Бәргәләнеп эчең-тышыңда? Һәр халәтең сизелә бит юкса, Сизелә бит, әнә, тыныңда. Бер шаулыйсың ярсып, ачуланып, Үз-үзеңә сыя алмыйча. Ярларымнан ташам, дия-дия, Тирә-якка күз дә салмыйча. Бар ачуың, үпкә, нәфрәтләрең Дулкын булып ярга бәрелә. Күз яшьләре синдә дә бар икән – Күндек инде тозлы тәмеңә. Үртәгәндәй, бәлки үртәлгәндәй, Көч-гайрәтле булып аласың. ...Һәм тынасың, берни булмагандай, Шундый сабыр булып каласың. Могҗиза син, аңлап булмый торган, Беркем белми – ниләр уеңда... Халәтеңне тоярга теләп бит, Йөрим менә диңгез буенда. /Эльвира Сафина/ #хайнань2019 #ялонгбэй #санья

Публикация от ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВА (@lilia_mul)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100