Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чирмешәндә канализация чокырына егылып төшкән 10 яшьлек баланың санаулы сәгатьләре генә калган була

Аны коткарырга теләгән волонтер да шул ук канализация чокырына егылып, билен сындыра.

news_top_970_100
Чирмешәндә канализация чокырына егылып төшкән 10 яшьлек баланың санаулы сәгатьләре генә калган була

Якшәмбе кичендә Чирмешәндә 2007 елгы малай югалу турында хәбәр алына. Полиция, МЧС баланы эзләүгә керешә, йөздән артык волонтер җәлеп ителә. 

Баланы Чирмешән елгасы, урманнан, Сабантуй мәйданыннан эзлиләр. Бер сәгать эзләгәннән соңң "Чирмешән районы гражданнарны саклау идарәсе" җитәкчесе 31 яшьлек Гөлия Яруллина Юбилей урамындагы яңа төзелгән йортларның канализацион коесына егылып төшә. Бала да шунда була. 

Бала өч метр тирәнлегендәге канализация чокырына егылып төшкән була. Буран булу сәбәпле, чокырның авызы кар белән күмелә. Бала башта кычкырган, аннары, хәле беткәч, "ледянка"сына ятып, йокыга китә башлаган. Тагын бер сәгатьтән бала үлгән булыр иде ди табиблар. 

Бала сырхауханәгә озатыла. Аның коткаручысы егылып төшкәндә билен бәреп, умырткасын сындырган була. Ул да сырхауханәгә озатыла. 

МЧС фотолары



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100