news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чирмешәндә бер егет әбисенең күзенә пычак кадап үтергән

Чирмешән районы Ибрай Каргалы авылында коточкыч фаҗига булган. 

news_top
Чирмешәндә бер егет әбисенең күзенә пычак кадап үтергән
Бу ялларда Чирмешән районында коточкыч фаҗигә була. 

13 октябрьдә Ибрай-Каргалы авылында йорт яна. Янгынны сүндергәч, йортта 78 яшьлек әби мәете табыла. Аның күзенә пычак кадап үтерелгәнен ачыклыйлар. "Үтерү" маддәсе буенча җинать эше ачыла. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "Татар-информ"га хәбәр итә. 

Тикшерүчеләр фаразынча, пенсионерка 24 яшьлек оныгы белән яшәгән, ул психик яктан авыру булган. Әби Әлмәттәге туганнарына шалтыратып, оныгының тавыш чыгарганын сөйләгән һәм аны алып китүләрен үтенгән. Оныгына бу ошамый, ул әбисен чәнчеп үтерә, өйгә ут төртә һәм кача. Урамнан йөгереп барганда аны автомобиль бәрдереп үтерә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар