Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чипсы яки шоколад ашыйсы килгәндә, бу теләкне ни белән басып була?

Симерүдән, тешләре бозылудан курыккан кешеләргә чипсы, шоколад кебек ризыклар ашамау хәерле.

news_top_970_100
Чипсы яки шоколад ашыйсы килгәндә, бу теләкне ни белән басып була?
https://pixabay.com/

Шулай да, зарарлы әйберләрне бик ашыйсы килсә, алар урынына башка әйбер ашап куярга була. Бу турыда Леди.Майл сайты язды.

Мюсли — бөртеклеләрдән торган ризык. Анда В һәм Е витамины, минераллар, клетчатка була. Мюсли иммунитетны ныгыта, ашказаны-эчәклек эшчәнлегенә ярдәм итә. Составында шоколад һәм шикәр булмаганын сайлап алыгыз.

Шикәрсез леденцыны стоматологлар киңәш итә. Башка баллы продуктлардан аермалы буларак, леденцы кариес китереп чыгармый. Анда тимер, А һәм С витаминнары күп, бу йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итә.

Протеинлы батончиклар спортчыларга гына түгел, ә матур булырга теләгән һәркем өчен файдалы. Бу батончиклар мускуллар үстерергә ярдәм итә. Андагы аксымнар иммунитетны ныгыту, матдәләр алмашын яхшырту өчен кирәк.

Шикәрсез мармелад ашап кую да файдалы. Ул симертми, энергия бирә, витаминнары да күп була.

Протеинлы чипсылар бәрәңге чипсыеннан файдалырак. Аларны кызыл чөгендер, кишер, алма, җиләк-җимештән ясыйлар. Иң мөһиме - составында көнбагыш мае булмасын.

Даруханәдә сатыла торган аскорбинка да ябыгучылар өчен файдалы. Ул зарарлы баллы әйберләр ашап куюдан тыелырга ярдәм итә. С витамины иммунитетны ныгыта, коллаген синтезлауда катнаша. Артыгын ашый күрмәгез, ашказаныгыз авыртуы бар. Тәүлегенә 2-4 сәдәф аскорбинка җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100