Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чиле-пешле кызларның ни дөньясы бармый, ни ашы, ни эше...»

Татар хатын-кызларының аш-суга осталыгы элек-электән хупланган. Яшь киленнәрнең дә токмач кистереп уңганлыгын сынаганнар. Ә хәзер ризык әзерләү җайлашты кебек. Ни телисең, сәгате-минутында китереп тә җиткерәләр. Кирәк икән, токмач та кисәләр, бәлешен дә пешерәләр.

news_top_970_100
«Чиле-пешле кызларның ни дөньясы бармый, ни ашы, ни эше...»
pixabay.com/ru

Кәрим Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллин бер газетага биргән интервьюсында: «Туганнар инстаграмга бәлешләрем фотосын куймаска куша. Кызларны сагайтырсың, диешәләр. Кайчак шаккатам: егерме-егерме биш яшьлек кызлар бәрәңге белән тавык итен дә кыздыра белми. Гел ролл, пиццага заказ биреп кенә булмыйдыр инде… Үзең пешергән тәмле, туклыклы, файдалы бит» — дигән иде. Чыннан да, кызларның кияүгә ашарга пешерә белеп чыгуы мөһимме? Бәлки ашарга әзерләүне кызлар эше дип кенә карарга кирәкмидер? Тәҗрибәле киленнәр бу хакта ни уйлый икән?

Гөлназ Хәбирова:

— Кияүгә чыкканда камыр куя белми идем. Ә ирем камыр ризыкларын бик ярата. Төп йортта бер генә ай тордык, башка чыктык. Башка чыккан йорт үземнең туып-үскән урамда иде. Әни белән шулай сөйләштек. Тәрәзә пәрдәсе бөтенләй ябык булса, ир өйдә була, пәрдә уртага кадәр ачылган булса, ир эшкә киткән дигән сүз. Ә безнең тәрәзә әниләрнең баскыч төбеннән ялт итеп күренеп тора. Әни чыгып, тәрәзә пәрдәсен карый да, пәрдә яртылаш ачык булса, безгә килеп камыр куя. Бер-ике ай шулай бергәләп камыр куйдык. Аннан үзем өйрәндем. Үскәндә ник өйрәнмәгәнмендер инде аны…

Алия Шәкүрова:

— Хәзер бит бар нәрсәне дә интернетта күрсәтү модада. Ашарга пешерү дигәннән, минем белән дә бер кызыклы хәл булды. Танышырга теләп, егетләр хат яза. Шуннан берсе: «Син ашарга пешерә белмисеңме әллә? «Вконтакте“да бер дә пешергән ризыкларыңны куймагансың», — димәсенме? Эчем катты көлеп. Мин дә шаяруга бордым. Юк, пешерә белмим, күршеләрем ашата, дип шаярттым. Ул ышанды. Һәркем үзе теләгән ризыкны пешереп ашый белә инде, ник белмәсен. Өйрәнер өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Кешедән калышмыйм дип, көндәлек ризыгымны социаль челтәргә элеп утырмыйм.

Альмира Миңнуллина, Лаеш районы, Сиңгел авылы, аш-су остасы:

— Әллә ни егылып китеп пешерми идем. Ашын, боткасын табыннан өзмәдем. Камыр ашларын дөнья көтә-көтә өйрәндем. Остазларым башта китап булды. Аннары интернет ярдәмгә килде. Хәзер үзем экспериментлар ясарга яратам. Беркем дә белеп тумый. Дөнья өйрәтә. Әмма кияүгә чыкканда шулпа пешерә белсәләр, бик яхшы инде. Хәзер бит яшьләр күбрәк кафеларда туклана. Тик өй ризыгы күпкә туклыклы.

Алия Вафина:

— Тулай торакта торганда бүлмәдәш кызым ялларга авылга кайтмады. Ялларга калып, ашарга пешерә дә ашарга пешерә. «Ашарга пешерергә өйрәнәсем бар. Руслан кияүгә алам, ди. Өйдә әни пешерә, миңа тәтеми», — ди. Бер атнада аш пешергән. Тозын, борычын, тәмләткечен мулдан салган. Русланга ошар микән, диеп сөйләнә-сөйләнә ашатты миңа да. Ошаткан бугай Руслан. Укып бетерүгә өйләнештеләр.

Зөлфия Гәрәева:

— Егерме өч яшемдә кияүгә чыктым. Ул вакытта токмач та кискәнем, камыр да куйганым юк иде. Өйдә әни пешекче, апаларым да оста пешерә. Ирем яңа йорт салган иде. Туй узганның икенче атнасында ук аерым яши башладык. Ир эштән кайтышка ни дә булса пешерергә кирәк бит инде. Үземчә бәлеш пешерергә куйдым. Берзаман бәлешем көйде. Әһә, пешкән бу дип, ир кайтуга өстәлгә утырттым. Бәлешнең тышы гына көйгән.

Ите дә, бәрәңгесе дә пешмәгән. Шуннан эчен алып, ирем белән табада аерым пешердек. Әле ярый сарайда биш тавык бар. Бәлеш төбен шуларга ашаттык. Ул вакытларда тавыклар көйгән ризык белән хәйран сыйланды. Үзебез генә торгач, ирем дә гаеп итмәде. Хәзер миңа кырык биш яшь. Өч балам бар. Пешергә дә остардым. Тортлар ясап сатам, бәлешкә дә заказлар алам.

Тәския Вәгыйзова, Минзәлә, аш-су остасы:

— Ирем Фаис шуның өчен алгандыр да мине. Пешерә белә идем. Кыстыбыйдан башлап, төрле пирогларга кадәр. «Зебра», «Наполеон», «Ташбака» исемле тор әзерли идем. Токмачны бишенче-алтынчы сыйныфта укыганда кисәргә өйрәндем. Кызым да укучы вакытында ук өйрәнде. Бәлешне дә иртә өйрәттеләр, ипи пешерергә кайнанамнан өйрәндем. Кыз бала кияүгә чыкканда пешерү, дөнья көтү институтын белергә тиеш. Чиле-пешле кызларның ни дөньясы бармый, ни ашы, ни эше инде.

Гөлия Нигъмәтуллина:

— Безнең күршедә бик оста пешекче апа бар иде. Кияүгә чыкканчы шул ападан күп рецептлар күчереп алдым. Шуннан карап пешерергә дә өйрәндем. Кызлар, куркып калмагыз, суыткыч тулы булса, ни булса да пешерергә була. Үземнең дә ике кызым бар. Янымда ашарга пешерергә өйрәнеп үссәләр дә, алар да кияүгә чыкканда әзер булсын өчен рецептлар дәфтәре әзерләп куйдылар.

Ләйсән Җәлилова:

— Мин пешерергә иренәм. Ашарга әзерләгәнче, мин әллә ничә кат өй җыештырып чыгам, ни дә булса тегәм. Кайбер илләрдә ашарга пешерү - ир-ат эше бит. Гел хатын әзерләгәнне көтеп утырырга кирәкми. Минем ирем мантый, өчпочмак, пылауларны миңа караганда тәмлерәк пешерә. Балалар да ул пешергәнне яратыбрак ашый. Мин аннан читенсенмим. Иремнең кулы шундый тәмле булганга сөенәм генә. Аның да мине гаеп иткәне юк.

Фирая Хәева:

— Улым икенчегә өйләнде. Беренче киленем камыр ашлары пешерә белми иде. Үзем өйрәттем. Икенчесе камыр эшенә бик оста. Менә шул икенчесе белән торып ята хәзер. Хатын-кыз пешерә белергә тиеш инде. Кыз бала ашарга да пешерә белмәсә, ничек дөнья көтәргә кирәк? Кибет ризыгына ышанып яшәп булмый.

Фирүзә Гатина, Казан, аш-су остасы:

— Кияүгә унсигез яшьтә чыктым. Нәрсә белим инде ул яшьтә? Аш та пешерә белми идем. Ул вакытта каян өйрәнәсең. Өйрәтүче дә булмады. Беренче тапкыр камыр куйганда кичтән куйдым, алма пирогым әче булды. Кайнана, көнендә куйсаң да кабара ул, диде. Шулай әкренләп өйрәндем. Кияүгә чыкканда пешерә белсеннәр, дигән фикер дөрес түгелдер дим. Тормыш өйрәтә ул барыбер. Минем өч кызым бар. Икесе кияүдә. Пешерә белмиләр иде. Уртанчысы белә, үзе генә торгач пешерми. Кечкенә кызым егерме яшьтә чыкты. Алты ай кодаларда тордылар. Кода, ничек бу яшьтә ресторанча ризыклар пешерә белеп була ул, дип шакката иде. Интернеттан карап өйрәнгән, пешергән. Хәзер дә пешерә. Камыр ашларын бик белеп бетермиләр әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100