Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбедә яшәүче ир интернет аша кечкенә баланы биш мең сумга сатарга теләгән

Билгесез зат исемен «Вячеслав» дип язып, белдерүен интернеттагы игъланнар сайтының «Табак-савыт» сату бүлегенә урнаштырган.

news_top_970_100
Чиләбедә яшәүче ир интернет аша кечкенә баланы биш мең сумга сатарга теләгән
pixabay.com/ru

Чиләбедә яшәүче бер ир-ат бала сату турындагы белдерүен интернеттагы игъланнар сайтында бастырган. Иң гаҗәбе, баланы биш мең сумга сатуын, үзен «Вячеслав» дип язган ир, әлеге сайтның «Йорт һәм дача» бүлегендә «Табак-савыт» сату өлешенә урнаштырган. Бу хакта «РИА-Новости» хәбәр итә.

Белдерүгә ул кыз бала сурәтләнгән фото да беркеткән. Автор баланың бәясен биш мең сумга бәяләгән. Игъланда кызның исеме «Маша» диеп куелган.

Әлеге белдерүне күрүчеләр аптырашка калып, шунда ук хокук сакчыларына хәбәр иткән. Полиция, бу эш белән кызыксынып, тикшерү эше ачкан. Тикшерү вакытында әлеге шаккатыргыч игъланны куючының Чиләбе кешесе булуы ачыкланган. Шунысы гаҗәп, әлеге белдерү хокук сакчылары башлаган эштән соң юкка чыккан.

«РИА - Новости» белдергәнчә, эчке эшләр органнары әлеге факт буенча җентекле тикшерү алып барачак. Чөнки сүз кеше белән сату итү турында барырга мөмкин.

Әлбәттә, әлеге хәлне интернет кулланучылар кемнеңдер уңышсыз шаяртуы булырга мөмкин дип тә фаразлый.

Хәзерге вакытта моның чынмы, я булмаса шаярту булганлыгын тикшерү органнары ачыклаячак .

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100