Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбедә ике яшүсмер мәктәптә теракт оештырмакчы булган

Яшүсмерләрнең мәктәптә чын мәгънәсендә шартлату оештырырга әзерләнгәнен белеп алган яшьтәшләре әти-әниләренә һәм мәктәп җитәкчелегенә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Чиләбедә ике яшүсмер мәктәптә теракт оештырмакчы булган
pixabay.com/ru

Чиләбе өлкәсе Снежинск шәһәрендә урнашкан мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укучы ике дус мәктәптә теракт оештырырга планлаштырган. Алар иң элек мәктәп ашханәсен шартлатмакчы булган, аннары сыйныфташларын пневматик мылтыктан атып үтермәкче һәм яна торган сыеклык салынган шешәләр тондырмакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Яшүсмерләрнең мәктәптә коточкыч әйбер оештырырга теләгәннәрен белеп алган яшьтәшләре ата-аналарына һәм мәктәп җитәкчелегенә хәбәр иткән. Мәктәп җитәкчелегенең, ата-аналарның һәм хокук сакчыларының оператив хезмәте нәтиҗәсендә фаҗига булмый калган.

Хәзерге вакытта әлеге җинаять эше буенча хокук саклау органнары тарафыннан җентекле тикшерү эше бара дип хәбәр иткән «Комсомольская правда» газетасына шәхси чыганак.

«Комсомольская правда» хәбәрчесенә билгеле булганча, яшүсмерләр терактны кышкы каникуллардан соң оештырмакчы булган. Әлеге хәлне вакытында булдырмый калган полиция хезмәткәрләре вакыйганы ачыклар өчен мәктәпкә килеп, яшь «җинаятьчеләр»нең сыйныфташларыннан сораштыру үткәргән. Ә шушы гадәттән тыш хәлгә сәбәпче булган малайлар башка мәктәптә күренмәгән.

Сыйныфташлары сүзләренчә, әлеге яшүсмерләрнең икесе дә үзләрен бик сәер тотканнар, бер кем белән дә аралашмаганнар. Аларның икесендә дә төймәле иске кәрәзле телефоннар булган. Укучылар белдергәнчә, бу хәерчелек билгесе генә түгел, ә ниндидер бер шапырыну да булып торган. Аларның киемнәре дә башкалардан аерылып торган. Өсләрендә хәрбиләрнекенә охшаган кием, берцлар, кыска курткалар булган.

«Телдән алар беркемгә дә, беркайчан да янамаганнар, бер кем белән дә конфликтка да кермәгәннәр. Ә менә мәктәп укучылары белән шәхси язышкан вакытта, төрле шакшы сүзләр яза торган булганнар. Үзләренең коралланган булуларын әйткәннәр, хәтта пистолет фотосурәтләрен җибәргәннәр. Ләкин бу фотоларны кайдан алганнары гына билгеле булмаган. Интернеттан алганнармы, әллә инде чынлыкта бу кораллар үзләрендә булганмы, укучыларга билгесез, — дип яза «Комсомольская правда» хәбәрчесе югары сыйныфта укучы балалар белән аралашкач.

Әлеге балалар хәтта «КП» хәбәрчесенә бик хәтәр видеоролик та күрсәткән. Әлеге кадрларда теге егетләрнең «яндыргыч» алганнан соң, аны билгеләп үтү күренеше күрсәтелгән. «Яндыргыч» ул - яшүсмерләр сөйләмендә кулдан ясалган корал дигәнне аңлаткан.

Мәктәп җитәкчелеге белдергәнчә, ике яшүсмер дә яхшы гаиләдән. Ата-аналар балаларын тәрбияләүгә бик җитди карый, бернинди дә маргиналлар исәбенә керми.

Балигъ булмаганнар белән эшләүче полиция хезмәткәрләре, тикшерү органнары белән берлектә әлеге факт буенча җентекле тикшерү эше алып бара. Хокук сакчылары белдергәнчә, хәтта социаль челтәрләрдә алар язган үтерү белән янау сүзләреннән чәчләр үрә торырлык, дип хәбәр итә «КП».

Иң гаҗәбе, бу гамәлне кылмакчы булган укучылар тәрбия эше белән шөгыльләнүче укытучыга үз планнары турында сөйләгән булган, әмма ул аларга ышанмаган. Хәзерге вакытта тикшерүләр үткәрү нәтиҗәсендә, мәктәп җитәкчелеге эштән алынган.

Бу хәл буенча ике яки аңардан да күбрәк кешеләрне үтерүгә әзерләнүдә гаепләп, Россия Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакыйганың барлык нечкәлекләре дә ачыкланган очракта, әлеге җинаятьчел факт буенча иң кырыс хөкем карары кабул ителергә тиеш. Ул 20 елдан алып, гомерлеккә иректән мәхрүм итү белән яный, — дип яза «КП».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100