news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чиләбедә газ үткәргеч торба шартлаган

Зыян күрүче кешеләр юк.

news_top
Чиләбедә газ үткәргеч торба шартлаган

Чиләбе шәһәре янында газ үткәргеч торба шартлаган. Янгынны Мәскәү сәгате буенча 06.55 тә сүндереп бетергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл М5 федераль трассасының 1793нче километрында була. Боровое авылына ике километр ераклыкта магистраль торба шартлый. Ул — «Уренгой-Помары-Ужгород» магистраленең бер өлеше, бу торба аша Россия газын Украина аша Европага җибәрәләр. Әлеге торба үзе Чибәркүл белән Катав-Иваноскины тоташтыра.

Урында газ факел булып яна. Ул берничә метр биеклектә була. Торак пунктларга ерак булу сәбәпле, аларга куркыныч барлыкка килмәгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар