Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбедә бер хатын долларлар һәм сумнар белән шыплап тулган сумка тапкан

Чиләбедә бер хатын долларлар һәм сумнар белән шыплап тулган сумка тапкан

news_top_970_100
Чиләбедә бер хатын долларлар һәм сумнар белән шыплап тулган сумка тапкан
Чиләбе шәһәрендә яшәүче хатын подъезд ишеге төбендә зур сумка тапкан. Аның эчендә миллион сум чамасы акча булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Сумнар һәм долларлар белән шыплап тулган сумка эчендә банк документлары да була. Хатын сумканы өенә алып кереп куя. Үзе сумка эчендәге квитанциядә күрсәтелгән банкка бара. Шуннан соң банк хезмәткәрләре белән бергәләп полиция чакырталар.

Хатынның фатирына участок полиция хезмәткәре килә. Ул акчаны саный. Банк документлары буенча, акчаның хуҗасын да табалар.

Бу акчаны биредә яшәүче 52 яшьлек ир-ат югалткан булып чыга. Акчалы сумканы аңа кайтарып бирәләр. Миллион салынган сумка подъезд төбенә ничек килеп эләккәне хәбәр ителми. Бу турыда Чиләбенең хәбәрләр порталы Эчке эшләр министрлыгының өлкә буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100