Чиләбе түрәсе мәктәптәге кабинкасыз бәдрәф белән мактанган
Балалар смартфоннар кулланган заманда коймасыз бәдрәф ясау идеясен фотоларны күргән кешеләр аңламаган.

Чиләбе өлкәсендә Северные Печи бистәсендәге 23 номерлы мәктәптә яңа бәдрәф ясаганнар. Анда элеккеге тишекләр урынына унитазлар куеп чыкканнар. Ә кабинкалары юк. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Яңа һәм иске бәдрәф фотоларын Миасс шәһәр округы мэры Григорий Тонких инстаграмдагы сәхифәсенә куйган. Ул үз инициативасы буенча яңартылган бәдрәфне күрсәтә.
Инстаграм укучылар түрәнең бу яңалыгына сәерсенеп караган. Гап-гади уңайлылык ясау белән мактану килешми, диләр.
Башкалары исә укучыларның смартфон куллануын искә төшерә. «Каплый торган коймалар булмаган бәдрәф ясау бик шәп идея түгел», — дип язалар.
«2020 ел. Түрәләр идәндәге тишек урынына коймасыз унитаз кую белән мактана», «хурлык», диләр.