Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе өлкәсендә тормозы ватылган үзбушаткыч берничә җиңел автомобильне изгән - видео

Йөк машинасы биш автомобильне җимерә, ике кеше үлә, тагын җиде кеше имгәнә.

news_top_970_100
Чиләбе өлкәсендә тормозы ватылган үзбушаткыч берничә җиңел автомобильне изгән - видео
https://vk.com/ugibdd_17

16 июньдә М-5 «Урал» трассасында Чиләбе өлкәсенең Юрүзән шәһәре тирәсендә коточкыч авария була. Әлеге фаҗигане видеокүзәтү камералары төшереп тора. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Чуер таш төялгән йөк машинасын йөртүче ир-ат алдагы машиналарның тизлеген киметүен күреп ала. Юл эшләре башкарылу сәбәпле, транспорт чаралары акрыная. Шуннан соң йөк машинасы да туктый башлый. Ләкин аның тормозлары ватылуы ачыклана. Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, ул рация аша башка автомобиль йөртүчеләргә хәбәр итәргә тырыша, үзенең машинасы ватылуын әйтмәкче була. Ләкин бу ярдәм итми.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, үзбушаткыч машина зур тизлектә килә һәм «Лада Гранта», Renault Sandero, Audi Q7 һәм ВАЗ-2114 машиналарына бәрелә, аннары башка йөк машинасына килеп терәлә.

Фаҗигадә ике кеше һәлак була, тагын җиде кеше имгәнә.

Соңрак Shaanxi йөк машинасын йөртүчене тоткарлау турында билгеле булды. Бу турыда прокуратурага сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Чиләбе өлкәсе буенча ЮХИДИ әлеге урыннан фото һәм видеоларны күрсәтте.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100