Чиләбе өлкәсендә танылган журналист, телевидение җитәкчесе 35 яшендә үлгән
Кыска гына гомере эчендә Анна Викалюк Көньяк Уралда медиаөлкә үсешенә зур өлеш керткән.
Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәре телевидениесе директоры Анна Викалюк 35 яшендә вафат булган. Мәрхүмәнең нәни кызы ятим калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Анна Викалюк үлүе турында 28 сентябрьдә билгеле була. Төгәл сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Якынча белешмә буенча, аның баш миендә энцефалит булуы ихтимал. Викалюк 25 сентябрьдә комага киткән. Чиләбе өлкә хастаханәсе табиблары аның гомерен саклап калырга тырышкан.
Анна Викалюк 2014 елның декабреннән 2021 елның июленә кадәр «Копейский рабочий» газетасының баш редакторы булып эшли, аннары биредәге телерадиокомпаниягә җитәкче итеп билгеләнә.
Чиләбе өлкәсе хакимияте мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша.
«Кыска гына гомере эчендә Анна Викалюк Көньяк Уралда медиаөлкә үсешенә зур өлеш кертте. Копейск һәм Чиләбе өлкәсендә муниципаль матбугат чаралары эшчәнлегендә принципиаль яңа алымнар формалаштырды.
Аның җитәкчелегендә «Копейский рабочий» газетасы яңа дәрәҗәгә чыкты. Копейск телерадиокомпаниясендә зур үзгәрешләр кертергә планлаштыра иде. Ләкин үлем бу яхшы ханым, талантлы җитәкче гомерен өзде», диелә кайгынамәдә.