Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе өлкәсендә биш кеше үтерелгән йортта исән калган сабый бала табылган

Чиләбе өлкәсендә биш кеше үтерелгән йортта исән калган сабый бала табылган

news_top_970_100
Чиләбе өлкәсендә биш кеше үтерелгән йортта исән калган сабый бала табылган
Бүген Чиләбе өлкәсендә бер йортта биш кеше мәете табылды. Соңрак полиция хезмәткәрләре шушы ук йортта исән калган сабый баланы тапкан. Ул коляскада ятып калган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәрендәге шәхси йортта биш кеше мәете табылган. Шуларның берсе - дүрт яшьлек бала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

"4 майда иртәнге якта Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылды. Аларны пычак белән яралап үтергәннәр. Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе хезмәткәрләре "ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачты", - диелгән бу хәбәрдә.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр, криминалистлар, оперативниклар һәм башка белгечләр эшли. 

РИА Новости агентлыгының хокук саклау органнарындагы чыганагы исән калган сабый бала турында сөйләгән. "4 майда Нязепетровск шәһәрендәге шәхси йортта биш мәет табылды. Өйдә шулай ук коляскада яткан сабый бала да бар иде. Ул исән. Йорт хуҗалары - ир-ат һәм аның белән бергә яши торган хатын янына тагын бер хатын-кыз кунакка килгән. Ул ике баласын да үзе белән алып килгән. Өйдә тагын бер кунак ир-ат булган. Алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчеп утырган", - дип сөйләгән агентлыкның чыганагы.

Һәлак булган кешеләргә 32-33 яшьләр. Үтерүдә шикләнелүче кешеләрне эзләү бара, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100