news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чиләбе өлкәсендә бер хатын, балаларын яклап, ирен балта белән чапкан

Чиләбе өлкәсендә бер хатын, балаларын яклап, ирен балта белән чапкан

news_top
Чиләбе өлкәсендә бер хатын, балаларын яклап, ирен балта белән чапкан
Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә яшәүче бер хатын ирен үтергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 41 яшьлек ир-атны ике атна элек үтергәннәр. Фаҗига турында бу көннәрдә генә билгеле булган.

Ике бала анасы үзе белән яши торган ир-атны балта белән чапкан. Мәрхүм ир-ат гаилә әгъзаларын җәзалап торган. Ул даими рәвештә исереп кайткан. Хатынны, аның икенче сыйныфта укый торган улын кыйнаган. Хатынның кечкенә баласына әле бер яшь тә тулмаган.

Үтерүдә шикләнелүче хатынга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар