Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чикләвек җыярга киткән 12 яшьлек малай урманда биш көн адашып йөргән

Чикләвек җыярга киткән 12 яшьлек малай урманда биш көн адашып йөргән

news_top_970_100
Чикләвек җыярга киткән 12 яшьлек малай урманда биш көн адашып йөргән
29 сентябрьдә Тува республикасында тайгада унике яшьлек малай югалган. Биш көн эзләгәннән соң, бүген баланы исән килеш тапканнар. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте. 


 
Малай 29 сентябрьдә Тоджинский районының Ий авылыннан 20 км ераклыкта югала. Ул тайгага әтисе һәм башка ир-атлар белән бергәләп кедр чикләвеге җыярга килә. Төш вакытына кадәр бала авыл ягына таба китә һәм югала. Көндезге икеләр тирәсендә генә олылар баланың югалуын абайлап ала. Башта алар малайны үзләре эзли. Аннары полиция хезмәткәрләре кушыла, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, коткару хезмәтләре дә баланы эзләшә. Соңрак бу эшкә аэромобиль бригада кушыла. 

Малайны урман өеннән биш километр ераклыкта карагай агачы төбендә утырып торган килеш табалар. Аның хәле бик авыр була. 


Соңрак бу баланы санитария авиациясе ярдәмендә Тува республика хастаханәсенә китерәләр. 

"Малайны хастаханәгә китерделәр. Хәзер аны табиблар карый", - дип сөйләгәннәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында. 

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100