Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чикләвек белән борайдан пылау рецепты

Пылау сүрән утта гына пешәргә тиеш. Кайнап торса, ул боткага әвереләчәк.

news_top_970_100
Чикләвек белән борайдан пылау рецепты

Ярты кило чамасы сыер ите, 100 грамм борай ярмасы, бер суган, 3 бүлемтек сарымсак, бер зур кишер, үсемлек мае, тоз, борыч, 1 аш кашыгы чамасы зира орлыклары, тәмләткечләр, 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге.

Сыер итен шакмаклап турап, майда кыздырасы. Тоз, борыч, башка тәмләткечләр саласы. Ит пешеп чыккач, саламлап туралган кишер, шакмаклап туралган суган саласы. Сарымсак кисәкләрен изәсе яки ваклап турыйсы һәм ит өстенә саласы. Шушы масса өстенә чикләвек сибәсе. 

20 минут томалап пешерәсе. Ит белән яшелчәләрне, пешеп беткәч кенә, болгатасы.

Шуннан соң, борай ярмасын яхшылап юарга һәм ит өстенә салырга. Ярма өстенә зира орлыкларын сибәргә. Ярманы 1 см чамасы капларлык итеп кайнаган салкын (суның суынган булуы мөһим) су салырга кирәк. 

Пылауны томалап, 40 минут чамасы пешерергә. Шулпасы кайнап беткәч кенә болгатырга. Шуннан соң тагын 15–20 минут томалап пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100