Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чикләү вакытында урамда шаулашып йөргән биш кешене бер ир-ат атып үтергән

22 дән 31 яшькә кадәрге дүрт ир-ат һәм бер хатын кыз-урында ук вафат булган.

news_top_970_100
Чикләү вакытында урамда шаулашып йөргән биш кешене бер ир-ат атып үтергән
https://ryazan.sledcom.ru/

Рязань өлкәсенең Касыйм районындагы Елатьма бистәсендә 5 апрельгә каршы төндә фаҗига була. Күршеләр арасында җәнҗал чыга һәм нәтиҗәдә бер ир-ат биш кешене ау мылтыгыннан атып үтерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Атучы ир-ат башта качып китмәкче була, тик аны полиция кулга ала. Хәзер ул тикшерүчеләрнең сорауларына җавап бирә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Тикшерү комитетындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Бу — психоневрология диспансерында эшләүче 32 яшьлек ир-ат. Төнлә белән аның тәрәзәсе каршына берничә кеше җыела һәм шаулаша башлыйлар. Ир-ат компаниягә кисәтү ясый. Ләкин яшьләр аңа каршы дәшә, талаш чыга. Шуннан соң 32 яшьлек ир-ат ау мылтыгын алып килә һәм кешеләргә ата. Шау-шулы компаниядәге биш кеше һәлак була. Мәрхүмнәр — дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз. Аларның иң яшенә 22, иң олысына 31 яшь. Үлүчеләр арасында ир белән хатын булган.

Фаҗига урынына Рязань өлкәсе губернаторы Игорь Греков барган. Ул мәрхүмнәрнең гаиләсенә ярдәм итәргә кушкан.

Россия Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча тикшерү органнары «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә. 

Тикшерү версиясе буенча, Касыйм районының Елатьма авылында 4 апрельдә 22 сәгатьтә 32 яшьлек ир-ат үз фатирының балконында була. Ул урамда шаулашып торган кешеләр төркеменә кисәтү ясый. Талаш чыга. Шуннан соң бу ир-ат өендә булган ау мылтыгын ала. Мылтык рәсми рәвештә теркәлгән. Ул мылтык белән подъездга чыга һәм кешеләргә ата. Дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз урында ук үлә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100