Чибәркүлдә балалар утырган көймә баткан
Бер малай 200 метр ераклыктагы ярга үзе йөзеп чыккан.
Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүл районындагы күлдә 35 яшьлек ир-ат 8 һәм 12 яшьлек ике бала белән көймәдә балык тоткан. Ярдан 200 метр ераклыкта көймә капланган, дип яза "Татар-информ".
Бер малай ярга үзе йөзеп чыккан, икенчесен балыкчылар коткарган. Балаларны хастаханәгә озатканнар. Аларга туңу диагнозы куйганнар.
Ир-ат исә батып үлгән. Аның мәетен әлегә тапмаганнар, диелгән бу хәбәрдә.