"Чибәр син, чукынчык" - Гөлназ Шәрипҗанова аяк астына 83 яшьлек бабай егылган
"Чибәр син, чукынчык" - Гөлназ Шәрипҗанова аяк астына 83 яшьлек бабай егылган
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова Әтнә районы Ключи Сап авылында 83 яшьлек бабайны биеткән.
"Төрле хәлләр булганы бар иде, әмма менә болай!" "Үлгәнче биедем" булды бу. Бу бабайга 83 яшь. Авылның аксакалы, чын Әлмәндәр. Чибәр син, чукынчык, диде дә, аяк астыма егылды", дип язган җырчы.
Бабайны биеткән Гөлназга ире Илсур "бабайның пенсиясенә өмет итәсеңме, бик күп сикертмә" дип шаярта.
Бабай Әтнә районы Ключи Сап авылыннан икән, пенсиягә кадәр клуб мөдире булып эшләгән. "Хәзер мәчеттә азан әйтә", - дип язганнар комментарийларда.
Инстачылар арасында видеоның дәвамын, "бабай исәнме" соң дип сорап язучылар да бар. Бабайның кызы "Аллага шөкер, бар да яхшы" дип җавап биргән.