Чи йомырканы пешкәненнән аеру өчен дүрт ысул
Чи йомырканы пешкәненнән аеру өчен дүрт ысул
Кайчакта йомырканың пешкәнен дә, чиен дә бергә суыткычка алып тезеп куябыз. Тышкы яктан нәкъ бертөрле булган йомыркаларны ничек аерып алырга соң?
Йомырка чиме, әллә пешкәнме икәнен аеру өчен иң шәп ысул бар. Йомырканы әйләндереп җибәреп карарга кирәк. Моның өчен йомырканы яссы тәлинкәгә куегыз һәм әйләндереп җибәрегез. Пешкән йомырка озак итеп әйләнер. Чи йомырканы әйләндереп җибәрү дә кыен. Бу ысул механика законнарына нигезләнә. Пешкән йомырканың эче тыгыз һәм бербөтен була, шуңа күрә ул җиңел әйләнә. Ә чи йомырка эчендә сыек матдә була, ул инерция аркасында туктый. Аның тышкы өлеше әйләнмәкче дә була, ә эчтәге сыеклык хәрәкәтне тоткарлый - инерция күренеше аркасында, эчтәге сыеклык тиз генә кузгалып китми. Ул тормоз ролен үти.
Чи йомырканы тану өчен, селкетеп карагыз. Әгәр эчтә хәрәкәт тоелса, димәк, бу йомырка пешмәгән. Чи йомырка эчендә сыеклык хәрәкәтен кул белән сизеп була.
Йомырканы кап-кайнар суга салып карагыз. Чи йомыркадан куыклар чыгар. Әгәр ул пешеп бетмәсен дисәгез, чи йомыркаларны тиз генә кайнар судан алыгыз.
Йомырканы фонарик белән яктыртып карагыз. Әгәр йомырка аша яктылык узса, ул чи дигән сүз. Пешкән йомырка аша яктылык нурлары узмый.