Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Четерекле мәсьәлә: чит илләрдә ковидка каршы вакцина ясаталармы?

Вакциналар төрле булса да, дошманыбыз бер. «Интертат» чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездән вакцинациянең аларда ничек баруын белеште.

news_top_970_100
Четерекле мәсьәлә: чит илләрдә ковидка каршы вакцина ясаталармы?
Михаил Захаров

Коронавирус пандемиясе башлануга бер елдан артык вакыт үтте. Башта күпләр ышанмыйча, көлеп караган бу зәхмәт берничә ай эчендә бөтен дөньяны колачлап алды. Менә шунда: «Үтәр әле, безгә кадәр килеп җитмәс», — дип йөрүчеләр дә моның уен эш түгеллеген аңлады. Башта җәмәгать транспортында да медицина битлегеннән, перчаткалардан йөргән кешене күргәч, көлеп куялар иде. Ә хәзер автобус, метрода битлексез кеше күргәнегез бармы сезнең?

Әйе, COVID-19 көнкүрешкә үз кагыйдәләрен кертте. Сүз миллионлаган кешенең язмышы, сәламәтлеге турында бара. Һәм бу очракта яңа таләпләргә каршы килеп булмый.

Ниләр генә күрмәде халык бер ел эчендә… Үзизоляция, битлек, перчаткалар, дистанция саклау, онлайн уку, эшләү… Һәр яңа туган көнне: «Бүген ничә кеше авырган икән инде, күпмесе үлгән?» — дигән шөбһә белән каршы алдык. Әле кайберәүләр бүген дә шулай курка торгандыр.

Россия коронавируска каршы көрәштә алдынгы илләр рәтенә керде. Илебездә беренчеләрдән булып вакциналар ясала башлады. Хәзер Россиядә коронавируска каршы өч вакцина теркәлгән. 2020 елның августында Гамалея үзәге галимнәре Россия өчен генә түгел, бөтен Җир шары өчен дә мөһим ачышларның берсен — «Спутник V» препаратын теркәде. Соңыннан «ЭпиВакКорона» вакцинасын уйлап таптылар. Ә күптән түгел өченче — «КовиВак» вакцинасы дөнья күрде. Дөрес, соңгысы әлегә 18-60 яшьтәге кешеләр өчен генә рөхсәт ителә.

Ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, быел 18 гыйнвардан Россиядә күпләп вакцинация ясау башланды. Шул көннән алып, илдә 12 миллионнан артык вакцина дозасы кулланылган. Сүз уңаеннан, Владимир Путин үзе дә ковидка каршы вакцина ясатты.

Ниһаять, бу коточкыч авырудан котылу юлын таптык кебек. Үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге өчен борчылган кеше вакцина ясата ала. Хәтерләсәгез, пандемия башланганда да куркыныч астында, беренче чиратта, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар иде. Вакцина ясау мәсьәләсендә дә өлкәннәргә аеруча игътибар бирелә. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Аннан Попова 60-65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакцина ясатырга чакырды.

«Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен 60-65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә прививка ясатырга кирәк», — диде ул.

Россиядә авыручылар саны акрынлап кими, ә вакцина ясатучылар арта барган арада, чит илләрдәге вәзгыятьне аңлап булмый. Вакциналар бар, әмма яңа очраклар кимеми, кайбер илләрдә, киресенчә, арта гына.

Күптән түгел Франция үз чикләрен япты. Шул ук Америка Кушма Штатларында да ковидның көн саен 20 меңләп яңа очрагы ачыклана. Бу нәрсәгә бәйле? Ни өчен алдынгы илләрдә хәлләр узган елны хәтерләтә башлады? Без чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән эләмтәгә кереп, алардагы вазгыятьне белештек.

«Прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә ниятлиләр»

Бельгиядән Регина Вәлиева:

Коронавирус һәм вакцинациягә кагылышлы барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга тырышам. Радио аша тыңлыйбыз, газеталарда укыйбыз. Бүгенге көндә Бельгиядә вакцина ясатучылар саны 1 миллионнан артып китте. Ә илдә барлыгы 11 миллион кеше яши. Вакцинация гыйнвар аенда башланды. Беренче чиратта, картлар йортында яшәүчеләргә һәм шунда эшләүчеләргә прививка ясадылар. Февральдә хастаханәләрдә эшләүче табибларга, фармацевтларга вакцина ясалды. Март аенда 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм төрле авырулары булган кешеләргә чират җитте. Апрель һәм майда киң җәмәгатьчелек белән эшләүче кешеләргә прививка ясарга телиләр.

Гражданнарга күпләп вакцина ясау бары тик июньдә генә башланачак. Бельгиядә яшәүчеләр вакцина ясау үзәкләренә килер өчен, почта аша махсус чакыру алачак. Шундый чакырулы кеше берничә ай дәвамында килеп прививка ясата ала. Бу вакцинация үзәкләре зур спорт, күргәзмә залларында урнашкан. Гражданнар исемлеген теркәп баручы махсус персонал да эшкә алынды. Барлык чыгымнарны дәүләт үз өстенә алды. Гражданнар үзләре бернәрсә дә түләми. Әгәр дә кеше вакцина ясатасы көнне эшләргә тиеш булса, аңа түләүле ял көне биреләчәк.

Бельгиягә вакциналарны Евросоюз бирә. Ул гомуми заказ белән төрле фармацевтика компанияләренең вакциналарын сатып алган. Соңыннан әлеге препаратлар берләшмә составындагы илләргә бүленә. Бельгия акрынлап үз өлешен алып бара. Шунлыктан вакцинация процессы этаплап уза.

12, яисә 16 яшьтәге балаларга вакцина ясау мөмкинлеге булса да, әлегә бездә 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә прививка ясатачак. Гомумән, кешеләр вакцинадан баш тарта ала. Бу мәҗбүри түгел. Кемнәрдер сәламәтлекләре буенча прививка ясатмый. Бу исемлеккә йөкле, баласын имезүче хатын-кызлар да керә. Вакцина алар өчен куркынычсыз саналса да, тикшеренүләр җитеп бетмәү сәбәпле, алар баш тарта ала. Әлбәттә, әгәр дә хатын-кыз каршы түгел икән, аңа да ковидка каршы прививка ясыйлар.

Вакцинация процессының ничек узуы препаратка бәйле. Американың «Pfizer» препараты белән вакцинация ике этапта уза. Икенче прививка беренчесеннән соң ике атна үткәч ясала. «Moderna»ның ике фаза арасында өч атна булырга тиеш. Ә Бөекбританиянең «AstraZeneca» препаратын ясаганда, этаплар арасында 12 атна булуы мөһим. «Johnson&Johnson» дип аталган вакцинаны, гомумән, бер генә тапкыр ясатасы. Вакцина төре кешегә ничә яшь булуга карап билгеләнә.

Вакцинация үзәкләрендә өстәмә саклык чаралары кулланыла. Бөтен җирдә камералар урнаштырылган. Халык агымын даими рәвештә тикшереп торалар. Прививкаларга каршы булган кешеләр төркеме бар. Бездә андыйлар бик күп түгел. Шулай да алар башкаларга вакцина салу процедурасына комачауларга мөмкин. Шуңа күрә вакциналар саклана торган суыткычлар да һәрдаим күзәтү астында.

Вакцина ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирү турында да сүзләр йөри. Аның белән кешеләр сәяхәткә бара, аерым вазифаларда, әйтик, табиб булып эшли ала.

«Җитәкчеләр камера каршында ясаттылар»

Төркиядән Эльмира Тейран:

Бездә Кытайның «Sinovac» препаратын кадыйлар. Ул ике этапта үтә. Коронавирустан вакцина ясатучылар арасында минем кайнанам да бар. Ул 65 яшьтән өлкәнрәкләр дип билгеләнгән өстенлекле төркемгә керә. Шулай ук полиция хезмәткәре булганга күрә иремнең бертуган абыйсы да ясатты. Бернинди тискәре йогынтысын тоймадылар. Авырмадылар да. Хәлләре гадәттәгечә иде.

Әлбәттә, халык арасында төрле фикерләр бар. Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен дияргәме инде, Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган камералар каршында үзенә беренчеләрдән булып вакцина ясатты.

1 марттан мәктәпләр ачылды. Моңа кадәр укулар онлайн иде. Укытучылар, шул исәптән мәгариф министры да, мөгаллимнәр белән бергә прививка ясатты.

Тулаем алганда, халык вакцинага каршы түгел. Дәүләт эшлеклеләренең үзләрен шулай үрнәк итеп күрсәтүнең уңай нәтиҗәседер инде бу. Каршы чыгучы берничә төркем кеше бар инде ул… Әмма һәркем чиратта урын алган. Хәбәр бирүгә барып ясатып кайталар.

Шөкер, үлем-китем очраклары юк. Вакцинация процессын газета-журнал, телевидениедә яктыртып баралар. Ниндидер начарлыкка өндәүләр юк.

«Киевта вакцина ясатырга теләгән бер кешене дә белмим»

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Украинада моңа кадәр Һиндстанның «Covishield» препараты белән вакцина ясаганнар. Ләкин хәзер әлеге вакцина белән тәэмин итү туктатылган. 25 март көнне монда Кытайдан «Sinovac» препаратын китергәннәр. Украинада декабрьгә кадәр өлкән яшьтәге халыкның күпчелегенә вакцина ясалырга тиеш.

Әлеге нәтиҗәгә ирешә алырлармы-юкмы?.. Әлегә билгесез. Шунысы көн кебек ачык: Украина халкы вакцина ясарга ашыкмый. Безнең белән сөйләшкән Украина кызы Юлия да кыска һәм аңлаешлы җавап бирде: «Киевта вакцина ясатырга теләгән бер кешене дә белмим. Препаратлар турында мәгълүмат чараларының нәрсә сөйләве мине кызыксындырмый», — диде ул.

Италия белән Үзбәкстанда яшәүчеләр дә бу турыда сөйләшмәскә булды. Сөйләр әйберләре юк, күрәсең. «Без барлык прививкаларга каршы. Бу тема турында сөйләшәсем килми. Кызык түгел. Сау булыгыз», — дип җавап кайтарды алар безгә.

Югыйсә, без кызык эзләп тә утырмыйбыз. Меңләгән кешенең гомерен өзгән чир турында сүз барганда, кызык булса, куркыныч эш инде ул… Ә менә: «Сау булыгыз», — диюләре бүгенге көнгә аеруча туры килеп тора. Без дә аларга саулык һәм сәламәтлек теләп, башка илләргә күчик.

«Вакциналар җитеп бетми»

Германиядән Гөлнур Даутова:

Бездә вакциналар җитеп бетми. Шуңа күрә аны, беренче чиратта, хастаханәләрдәге пациентларга, табибларга, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясыйлар. Прививканың икенче этабы да шул ук тәртип буенча бара.

Халык вакцинаны үз теләге белән ясатса да, аның төрен үзе сайлый алмый. Бу да препаратлар җитмәү белән аңлатыла.

Пауль Эрлих исемендәге вакцина институты мәгълүматлары буенча, илдә йөздән артык кеше вакцинадан үлгән. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, вакциналарның кеше үлеменә китергән очраклары бер документта да теркәлмәгән.

Халык арасында ялган мәгълүмат таратучылар да бар. Алар интернетта ялган фотолар, төрле гайбәтләр тарата. Шулай да, тулаем алганда, кешеләр вакцинага каршы түгел.

«Гаиләм белән прививка ясатмаска булдык»

Америкадан Илмир Әхмәтҗанов:

Халык ике төркемгә бүленде: берәүләр ясатырга тели, икенчеләре — каршы. Мин яши торган Питтсбург шәһәрендә вакцина ясый торган берничә зур офис ачылды. Анда прививка ясарга дип халык чиратларга баса. Олы яшьтәгеләр: «Ясыйбыз», — ди. Чөнки ясатмасаң да борчыласы, ясатсаң да…

Шәхсән минем гаиләмә килгәндә, без ясатмаска булдык. Ни өчен дигәндә, бу вакциналар тиешенчә өйрәнеп бетелмәгән, расланмаган. Бу, гомумән, яңа вакцина. Күптән түгел чыкты да, ясата да башладылар. Без моның белән килешмибез. Шуңа да гаилә белән ясатмыйбыз. Берничә гаилә дә шундый фикердә. Бу турыда дуслар белән дә сөйләшкән булды.

Белгәнемчә, табиб, очучылар, укытучыларга мәҗбүри рәвештә ясыйлар. Бик каршы булсалар гына ясамаска мөмкиннәр. Бик четерекле мәсьәлә, әлбәттә. Нишләргә белмәссең…

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100