Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өчесен дә шушы өйдә үтергән». Бер хатын бөтен ирләрен дә чәнчеп үтереп барган

Тоткарланган хатын гаебен таный, ул сак астына алынган.

news_top_970_100
«Өчесен дә шушы өйдә үтергән». Бер хатын бөтен ирләрен дә чәнчеп үтереп барган
https://nnovgorod.sledcom.ru

Түбән Новгородта бергә яши торган ирен үтерүдә шикләнеп, бер хатынны тоткарлаганнар. Хатын инде өченче ирен үтергән, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Фаҗига 22 июльдә Витебск урамындагы фатирларның берсендә була. Биредә мәрхүм ир-атның туган көнен үткәргәннәр. Аңа 62 яшь тулган. Алар салып утырганнар, аннары кунаклар таралышкан, хуҗалар талаша башлаган. Ир кеше 50 яшьлек хатынын күрше ир-атка көнли. Талаш вакытында хатын ирен үтерә, дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсендә.

Түбән Новгородта яшәүче бу хатынны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Социаль челтәрләрдә аны әкияттәге «зәңгәр сакал» дип атыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, 22 июльдә иртәнге якта исерек хатын ире белән талаша. 62 яшьлек иренә берничә тапкыр пычак белән кадый. Тоткарланган хатын гаебен таный, ул сак астына алынган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу хатын моңа кадәр алдагы ике ирен үтергән. Һәр очракта да хатын җинаятен нәкъ шушы йортта кылган, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100