Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Черновцы шәһәрендә ике башлы сиам игезәкләре туган

Черновцы шәһәрендә ике башлы сиам игезәкләре туган

news_top_970_100
Черновцы шәһәрендә ике башлы сиам игезәкләре туган
Украинаның Черновцы шәһәрендә гадәти булмаган сиам игезәкләре туган дип хәбәр итә "Иносми" сайты.

Ханым баланы тапканчы ук сиам игезәкләре туачагын белгән, әмма аборт ясатудан баш тарткан. Бу - хатынның беренче балалары. Катлаулы очрак булганга, хатынны Киевка җибәрергә теләгәннәр, әмма балалар срогыннан алда - 33 атнада туган. 

Сиам игезәкләре туу сирәк очрак. Ә ике башлы булып туу тагын да сирәгрәк күренеш. Балаларның икесенә бер йөрәк. 

Лента.Ру сайтында хәбәр ителгәнчә, генетик Владислав Баранов балалар күп дигәндә берничә ай яшәр дип фаразлаган.

"Мондый гариплек йөклелекнең 5-7нче атнасында барлыкка килә", - дигән ул. Аның фикеренчә, бу гариплек барлыкка килүгә генетика түгел, ультратавыш яки ниндидер даруларны куллану сәбәп булган    

Баранов фикеренчә, балаларны исән калдыру өчен коточкыч катлаулы һәм кыйммәтле операция кирәк. "Мин аларның язмышы якты димәс идем", - дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100