news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Черкиләр нинди кешеләрне талый?

Берничә кеше булса, черкиләр тирләгән кешене сайлый.

news_top
Черкиләр нинди кешеләрне талый?
https://pixabay.com

Берничә кеше бергә торса, черкиләр артык сайланып тормый. Мәскәү дәүләт университетының Биология факультетының гомуми экология һәм гидробиология кафедрасы хезмәткәре Вадим Марьинский черкиләр нинди кешеләргә кунуын, бу бөҗәкләрнең корбанын ничек сайлавын әйтте.

Эксперт черкиләр кешенең кан төркеменә карап һөҗүм итә дигән фикерне кире кага. Черкиләр башка параметрларга карап тешли, ди ул.

«Черкиләр кешедән килгән ис яки җылылыкка игътибар итә. Ниндидер кан төркеме черкиләрне җәлеп итә дигән фикер дөрес түгел. Чынлыкта бар да гади аңлатыла. Кеше еш тирләсә, черкиләргә аны эзләп табу да җиңелрәк», — ди Вадим Марьинский Sputnik радиосына интервьюда.

Биолог аңлатканча, черкиләр нык тирләгән кешене сайлый, ләкин алар башкаларга игътибар итми дигән сүз түгел. Кешеләр төркеме янына очып килгәч, алар артык сайланып тормый инде, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар