Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чеп-чи урыс кызы, Ландыштан үрнәк алыгыз» — Гүзәл Уразованың кызын гаеплиләр

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың әнисенең туган көне булган. Халык Гүзәлнең кызы Камиләнең юбилей кичәсендә бары тик рус телендә генә котлаганын өнәп бетермәгән. Котлау видеосын җырчы Инстаграм битендә урнаштырган.

news_top_970_100
«Чеп-чи урыс кызы, Ландыштан үрнәк алыгыз» — Гүзәл Уразованың кызын гаеплиләр
"Татар-информ" архивы

«Без барыбыз да сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Сәламәт, бәхетле булуыңны телим. Хәзер ярткандагыча һәрвакытта да шулай сөясебез килә. Кыскасы, туган көнең котлы булсын!» — дип рус телендә котлау сүзләрен әйтә Камилә.

«Чеп-чи урыс кызы, кечкенә марҗушка», «Эш бит „ошый“ да түгел, һәм „ошамый“. Балалар үз телләрендә сөйләшә белми икән, бу — начар. Ландыш Нигъмәтҗановадан үрнәк алыгыз, балалары татарча иркен сөйләшә. Балаларның татар телен онытуларын булдырырга ярамый. Рус телен алар барысы да бик яхшы белә, рус телен Татарстанда белмәгән бала юк. Ә монда дәү әнинең юбилее бара һәм рус телендә котлау!», «Татар балалары нигә русча сөйләшә, бер дә килешми»,

«Хәзерге балалар безнең кебек түгел, акцентсыз русча сөйләшәләр. Татар авылына кайтып йөрибез, урамда балалар үзара русча сөйләшә. Тауга бардык, әби-бабайлар телләрен сындыра-сындыра балалары белән русча сөйләшәләр. Бер дә килешми. Ник татарча сөйләшмисез дигән идем — аңламыйлар бит, диләр. Сөйләшмәгәч, өйрәтмәгәч аңламыйлар инде! Русча белсен алар, ләкин татарчаны ник онытырга?!

Сез молодец, өйдә татарча гына дисез, минекеләр дә шулай ук, мәктәптә рус балалары белән татарча сөйләшми минекеләр дә. Гүзәлнең балаларына килгәнә, күптән билгеле бит, татарча белмәгәннәре, алар русча гына сөйләшә. Әбиеңне урыс телендә котла инде… Зөлфәт Зиннуров кызлары, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Данир Сабиров кызлары татарча сөйләшә. Әллә алар русча белмиме?! Шундый гаиләләр күбрәк булсын иде», — дип яза халык.

Каршы язучылар да юк түгел: «Уф… Татарчамы, русчамы — аерма нәрсәдә?! Димәк, аңа русча котларга уңай. Ошаса карагыз, ошамаса — юк. Проблема нәрсәдә?», «Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел, икесе дә безнең өчен, иң кирәкле затлы тел». Кеше баласын тикшермәгез. Һәр ата-ана үз баласын үзе тәрбияләсен. Һәр кеше үзе белә, ничек яхшы икәнен», «Камилланың акценты юк, сөенергә кирәк безнең балалар кечкенәдән ике-өч тел белгәнгә. Үзебезгә рәхәт булдымы шәһәргә киткәч?!», «Молодец, кызым, бик матур котладың», — дигәннәр подписчиклар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100