Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өченче сыйныфта укучы кызлар мәктәптә күмәкләп сугышкан

Башкала мәктәбе директоры вакыйга турындагы мәгълүматны раслаган, тик аңлатма бирүдән баш тарткан.

news_top_970_100
Өченче сыйныфта укучы кызлар мәктәптә күмәкләп сугышкан

26 февральдә Мәскәүнең 67нче номерлы мәктәбендә өченче сыйныф балалары күмәкләп сугышкан. Өч кызны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда РБК сайты Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

2009 елда туган ике кызны, 2010 елда туган бер кызны Г. Н. Сперанский исемендәге хастаханәгә китергәннәр. Ике кызны дәвалау өчен хастаханәдә калдырганнар. Өченче кызның әти-әнисе хастаханәгә ятудан баш тарткан. Кызларның эче имгәнү, баш мие травмасы булуы, баш мие селкенүе ачыкланган.

Мәктәп директоры Андрей Козлов вакыйга турындагы мәгълүматны РБК сайтына раслаган. Ләкин ул күмәк сугышның сәбәпләре турында сөйләмәгән. «Әйе, бу хәл бездә булды. Башта үзебез тикшерәбез. Аннары пресс-релиз чыгарырбыз. Телефоннан аңлатма бирмим», — дип әйткән директор.

Вакыйга турында мәгълүматны полиция бүлегендә дә раслаганнар. «Дорогомилово районы буенча полиция хезмәткәрләре 26 февральдә Дорогомилово районындагы мәктәптә булган вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. Балигъ булмаган берничә кыз медицина оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте», — дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча идарәсендә.

Г. Н. Сперанский исемендәге шәһәр клиник хастаханәсенең белешмә бүлегендә комментарий бирүдән баш тартканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100