Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чемоданнарны кире бушатабыз» — кайсы артистларның инстаграмы эшли?

Берничә артист инстаграм сәхифәләренең элеккечә үк эшләвенә сөенеп, пост урнаштырган.

news_top_970_100
«Чемоданнарны кире бушатабыз» — кайсы артистларның инстаграмы эшли?
pixabay.com

Артист халкы ике көн буе бәхилләшеп, соңгы постлар урнаштырып, инстаграм белән саубуллашкан иде. Инде берничә җырчы инстаграмның ачылуын, элеккечә үк эшләвен хәбәр иткән.

«Әй, сез һаман мондамы соң? Ну, мин әйтәм, саубуллашып та карадык. Чемоданнарымны җыеп, ВКонтактега күчәм дигәндә генә. Моннан киткән кеше бармы ул? Китмәсәгез, чемоданнарны кире бушатам», — дигән җырчы, юмор остасы Рамил Шәрипов.

Алсу Фазлыева төн уртасына кадәр утырып, эшләү-эшләмәвен махсус тикшергән. «Кыскасы, инстаграм эшли. Күпме әзерләндек бит. Барыгыз, йоклагыз», — дип язып куйган ул.

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова да сәхифәсенең элеккечә үк эшләве турында сөенеп язган. «Хәерле иртә. Халык, сез мондамы? Инстаграм ничек эшли? Кемнәр монда, шулар VPN тоташтырган дияр идем, директта „минеке кушымтасыз да эшли“ дигән смслар күп. Минем әнинеке, мәсәлән, эшләүдән туктады. Мин эшләсен өчен 3-4 программа урнаштырдым», — дип язган ул.

«Вконтактега беренче постымны урнаштырдым. Нервадан мунчада коелып бетмәгән бөтен керфегемне йолкып бетергәнмен. Аңламыйм, ваще аңламыйм. Инстаңны селек-мелек. Кайт, я все прощу», — дигән Илсөя Бәдретдинова. Аның посты төн уртасында куелган, димәк Илсөя апабызның да инстаграмы эшли.

Җырчы Нурзадә дә пост урнаштырган. Үзенең язмасын күргән, комментарий калдырган беренче 100 кешегә бүләк тә вәгъдә иткән әле.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та йокларга яткан җирдән «Эшли, эшли, дуслар», — дип видеопост яздырганнар. Аларга 3306 кеше комментарий калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100