Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чемоданга кереп яткан елан туристка ияреп кайткан

Хатын башта аңлап җиткерми, уенчык елан дип уйлый.

news_top_970_100
Чемоданга кереп яткан елан туристка ияреп кайткан

Турист хатын очраклы рәвештә Австралиядән Шотландиягә елан алып кайткан. Җанвар туристның чемоданындагы аяк киеменә кереп утырган булган. Бу турыда The Guardian басмасына сылтама белән «Лента.ру» яза.

Мойра Боксолл исемле хатын Эдинбург шәһәренә кайткач, чемоданын бушата. Шул вакытта ул бер аяк киеме эчендә елан күреп ала. Башта хатын эшнең нидә икәнен дә аңлап җиткерми. Ул кемдер шаярткан, аяк киеменә уенчык елан салып куйганнар, дип уйлый.

Бераздан Боксолл барын да, аңлап ала: елан чып-чын. Рептилия сәяхәтченең әйберләре арасына бер кат тиресен дә салып өлгергән була.

Соңрак ачыкланганча, бу тимгелле питон агулы түгел икән. Аны йорт хайваны буларак та асрыйлар. Питон чемоданда Маккай шәһәреннән Эдинбургка кадәр 15 мең километр чамасы кайткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100