news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Челтәрле белен рецепты

Аш-су блогеры Гөлчәчәк Каримуллинадан белен рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Челтәрле белен рецепты
400 мл җылы сөткә өч чәй кашыгы коры чүпрә һәм бер аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз. Әзер катнашмага ике йомырка, бераз тоз һәм ике аш кашыгы манный ярмасы салырга кирәк. 

Шуннан соң камырны яхшылап болгатабыз, чөнки ул куе булырга тиеш. Әзер камырны читкә алып куеп торабыз, ул күперергә тиеш. Күпергәннән соң камырга чама белән кайнар су салабыз. Беленнәрне майсыз табада пешерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар