Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Челтәрдә табышмак тарала: «Өйсәң — ишелә, тотсаң — тишелә, тартсаң — сүтелә»

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда «җавабын табып булмый торган» дип аталган табышмак таралды.

news_top_970_100
Челтәрдә табышмак тарала: «Өйсәң — ишелә, тотсаң — тишелә, тартсаң — сүтелә»

Бу табышмакның җавабын төрлечә әйтеп карыйлар.

Бер кеше «мал эчәкләре» дип язган. Имеш, малның эчәкләрен өеп булмый, катырак тотсаң — бармагың кереп тишелә, ә тарсаң, имеш, сүтелә.

Кукмара төркемендә Гөлнара исемле ханым бу табышмакның җавабы "уй" дип язган да, шигырен дә теркәп куйган.

Өям-өям уйларымны,

Өйгән саен ишелә.

Тотыйм дисәм уйларымны,

Күз яшьләрем тишелә.

Тарткан саен уйларымны,

Сүтелә дә сүтелә.

Берсе исә шаяртып, бәдрәф кәгазе куйган. Имеш, аны да өеп тә булмый, тотсаң да тишелә, тартсаң да сүтелә.

Сез ничек уйлыйсыз, бу табышмакның җавабы ничек?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100