Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Челтәрдә кимсетүле постны бетерү өчен акча таләп иткән үсмергә җинаять эше ачылган

Алты мең кешелек төркем администраторы балигъ булмаган балаларның фотоларын урнаштырган һәм алып ату өчен акча сораган.

news_top_970_100
Челтәрдә кимсетүле постны бетерү өчен акча таләп иткән үсмергә җинаять эше ачылган
https://pixabay.com

Якутиядә 16 яшьлек укучы кызга карата «акча таләп итү» турында өч җинаять эше ачылган. Үсмер кыз социаль челтәрдәге төркем администраторы була. Ул шушы сәхифәдәге кимсетүле постларны алып ату өчен укучылардан һәм аларның ата-аналарыннан акча таләп итә. Бу турыда Якутия буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 2021 ел башында Якутск шәһәре полициясенә ата-аналар мөрәҗәгать итә. Алар социаль челтәрдәге сәхифәләрнең берсендәге төркемгә дәгъва белдерә. Бу төркемнең алты меңгә якын язылучысы бар.

Ата-аналар сүзләренчә, билгесез администратор төркемдә 11-17 яшьлек балигъ булмаган балаларның фотолары белән кимсетүле постлар урнаштыра. 

Шушы постларны алып ату өчен, администратор 500 сум акча таләп итә. Соңрак ачыкланганча, администратор — өлкән сыйныфта укучы 16 яшьлек кыз булып чыга.

«Якутск полициясенең балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәсе инспекторлары тикшерү башлый. Алар акча таләп итү турында өч җинаять эше ачу өчен нигез булуын ачыклый», диелә хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, постларда балалар фотосы янына язылган сүзләр дөреслеккә туры килми, алар намусны һәм абруйны кимсетә торган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100