«Человек-амфибия» ролендә төп рольне башкарган актер коронавирустан үлгән
Владимир Кореневка 80 яшь булган.
Владимир Коренев коронавирустан үлгән, дип хәбәр итә РИА Новости. «Человек-амфибия» фильмында төп рольне башкарган актерга 80 яшь булган.
Коренев 1940 елның 20 июнендә туган. ГИТИСта укыган, чыгаралыш курс студенты булганда Владимир Чеботаревның «Человек-амфибия» фильмында Ихтиандр ролен башкарган. Соңрак Станиславскийның Электротеатрында уйный.
«Дети дон Кихота», «Освобождение», «Рудин», «Много шума из ничего» фильмнарында уйный.