Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров 200 кияүгә кәләше өчен калым түләргә ярдәм итәчәк

Кәләшне алырга бары тик ике машинада гына барырга ярый.

news_top_970_100
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров 200 кияүгә кәләше өчен калым түләргә ярдәм итәчәк
https://president.tatarstan.ru

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров республикадагы кияүләргә кәләш өчен калым түләргә акча бүлеп бирергә кушты. Ул пандемия вакытында өйләнергә җае булмаган егетләрнең хәленә керергә булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Республика башлыгы йөкләмәсе буенча, бөтен төбәкләрдә дә өйләнергә теләгән, ләкин финанс кыенлыклары булган егетләр исемлеге төзелде. Әхмәт-хаҗи Кадыров төбәк фонды әлеге исемлек буенча, 207 кәләш өчен калым түләргә акча бүлеп бирде», диелә Чечня мөфтияте хәбәрендә.

Кияү гаиләсенә 50 мең сум бирәләр. Бу акчага ул никах укыта, кәләш өчен түләүләрне бирә. Аннары бу акча кәләшкә бүләк була.

Пандемия булу сәбәпле, кәләш алырга бары тик ике машинада гына барырга ярый, тантанада якын туганнар гына катнаша ала.

Апрель башыннан алып Чечняда никах укытулар тыелган иде, дистәләрчә туй булмый калды. 25 майда чикләүләр бетерелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100