Чебинең әтәчме-тавыкмы икәнен ничек белеп була?
Чебиләрнең җенесен белер өчен шактый фәнни ысуллар кулланып, шул исәптән лаборатор анализлар ясап та була. Тик гади генә күзәтүләр ярдәмендә дә әтәчме-тавыкмы соравына җавап табарга мөмкин.
Чебине кулга алырга һәм муеныннан тотып күтәрергә. Ана чеби тырнакларын кәкерәйтеп, аякларын өскәрәкүтәрер. Ә ата чебиләр, ягъни булачак әтәчләр, аякларын туры тотар.
Әгәр чебиләрне аягыннан өскә таба күтәрсәң, тавык буласы чебиләр башын өскә күтәрер, әтәч буласылары тыныч кына эленеп торыр.
Инкубаторада йомыркадан беренче булып тавыклар, соңрак әтәчләр чыга.
Чебиләрне куркытканда, әтәч буласылары сакланырга әзерләнеп басар, башларын югары күтәрер. Тавык буласы чебиләр башларын иеп, чүгәләп утырыр.
Тавык чебиләренең кикрикләре кечкенә, сарырак төстә, әтәчләрнеке исә кызылрак булыр.
Әтәч буласы чебиләрнең каурыйлары соңрак чыга.