"Өчебезнең беребезнең төшенә дә керми ичмасам". Илсөя Бәдретдинова әтисенең җидесен уздырган
Илсөя әтисе турында якты хәтирәләр язып калдырган.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова инстаграмда мәрхүм әтисенең җидесен уздыруы турында хәбәр куйган.
"Әтинең җидесен уздырып җибәрдек бүген. Тыныч ятсын инде...
Апайлар белән сөйләшеп утырабыз бүген... искә төшереп. Өчебезнең беребезнең төшенә дә керми ичмасам. Мин әйтәм, вакыты юктыр инде. Әни белән, әби белән күрешкәннәрдер, тәртип урнаштырып йөри микән, дим...
Янып-яндырып яшәде әти. Искиткеч уңган-булган кеше иде! Үзе балта остасы, үзе электрик, үзе сварщик... өздереп гармунда уйный иде. Мең төрле такмак белә иде. Нык шаян телле, хәтта соңгы минутларында да табиблар "исемең ничек, бабай?" дип сорагач, "Яшка мин", дип елмайды.
Онытмабыз сине, әти! Юксынабыз!" - дип язган Илсөя.