news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чебеннәр ни өчен стенадан яки түшәмнән егылып төшми?

Чебен аякларындагы микроскопик төкләр белән түшәмдәге, стенадагы вак кына ярыкларга ябыша дип аңлаталар иде. Меңләгән тапкыр зурайта торган микроскоплар барлыкка килгәч, моның бик үк дөрес түгеллеге ачыкланган.

news_top
Чебеннәр ни өчен стенадан яки түшәмнән егылып төшми?
pixabay.com

Чебеннең аякларында төкләр бар, әмма ул алар белән түшәм ярыкларына ябышмый. Чебен аякларындагы келәй сыман матдә бүлеп чыгара торган бизләр бар. Келәй чебенне егылып төшмәслек һәм шул ук вакытта ул теләгән вакытта аягын стена яки түшәмнән аерып алырлык күләмдә бүлеп чыгара дип яза parent.fio.ru сайты.

Чебен шул сәбәпле аякларын бер-берсенә ышкый - аякларындагы төкләренә ябышкан пычракларны чистарта. Келәй сыман матдәне эретә торган матдәгә бастырып алган очракта чебен түшәмгә генә түгел, тигез булган өслеккә басып та тора алмый.

Нәкъ менә шушы төкләр булу аркасында чебен пычрак таратучы җан иясе булып санала да инде. Бу төкләргә кешене чирләтергә мөмкин булган пычрак ябышырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар