Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чаян» журналының октябрь саныннан мәзәкләр: «Хәзер куар-кодсыз оҗмахка да кертмиләр»

Прививка ясатмаган вакцинацияләнгәнгә иптәш түгел!

news_top_970_100
«Чаян» журналының октябрь саныннан мәзәкләр: «Хәзер куар-кодсыз оҗмахка да кертмиләр»
"Чаян" журналы

— Мәхмүт, син бу юлы өй эшеңне күпкә әйбәтрәк эшләгәнсең.

— Әти миңа булышудан туктады.

●●●

— Карагыз әле, чибәркәй, сез Инстаграмда матуррак күренәсез.

— Сез үзегез дә блогыгызда мондый ук җүләр түгел.

●●●

Тарих дәресендә:

— Людовик Уналтының әтисе кем булган?

— Людовик Унбиш.

— Яхшы. Ә Карл Җиденченеке?

— Карл Алты.

— Ә Франциск Беренченеке? Ник эндәшмисең?

— Ул, мөгаен, ятим булгандыр!

●●●

Йә, ярый, ул карчык ярык тагарак янында калган ди, аның каравы, башта социаль баскычларда рәхәтләнеп йөргән!

●●●

Әфганстанда хакимияткә итәкле һәм сакаллы ирләр килгәч, аларны түземсезлек белән Евровидениедә көтә башлаганнар.

●●●

Хатын-кызлар җиңел алына торган кредит кебек: бик яхшы шартлар, матур рекламалар, бары тик паспорт кына кирәк, соңыннан гомерең буе бурычта.

●●●

11 ел буе мәктәптә укып, ипотека турында да, счетларга түләүне дә, налогларны да белмәгәнмен. Ә менә инфузориянең төзелешен бик яхшы үзләштердем.

●●●

— Өйләнешүебезгә бишенче көн дигәндә ирем үлеп китте.

— Озак интекмәгән икән, мескен!

●●●

Табиб-невролог башы авыртуга зарланып кергән пациенттан сорый:

— Сез кияүдәме?

— Юк.

— Алайса аңлыйм…

— Киявегез сезгә ничегрәк?

— Әйбәт егет! Вакциналанган гаиләдән.

●●●

Журналист 120 яшьлек картта интервью ала:

— Киләчәккә планнарыгыз?

— Язга өйләнергә исәп.

— 120 яшьтәме

— Мин бер дә ашыкмас идем, әти кыстый.

●●●

— Чыннан да курсовойны үзегез яздыгызмы?

— Ә сез чынлап та безнең акчаларны уку бүлмәсен ремонтлау өчен тотасызмы?

●●●

Өч әби эскәмиядә утыра.

— Миңа инде 10, бар тешләрем үземнеке. Тфү-тфү, күз тимәсен.

— Миңа инде 75, чәчләрем яшь вакыттагы кебек куе. Тфү-тфү, күз тия күрмәсен.

— Исегез киткән икән! Менә минем тешләрем дә коелып бетте, чәчләрем дә кирәк һәм чал кергән. Әле яшем буенча да мин сездән өлкәнрәк, шулай булуга карамастан, мин һаман да кыз килеш. Тфү-тфү, күз тия күрмәсен.

●●●

— Доктор, сез биргән дару миңа бик ярдәм итте!

— Ну, нәрсә дип әйтим инде? кайчагында булгалый…

●●●

— Бабай, син кайчан булса да удаленкада укыдыңмы?

— Әлбәттә, мәктәп безнең авылдан 5 чакрым иде, җәяү йөрдек.

— Исәнмесез, сезгә банктан шалтыратабыз. Әйтегез әле, сез кайчан да булса безнең хезмәттән файдаландыгызмы?

— Файдаландым. Янәшәгездән үтеп киткәндә, шәүләмне сезнең витриналардан карыйм.

●●●

— Әйтегез әле, сездә хезмәт хакы әйбәтме7

— Әйе, бик әйбәт! Кибеттәге бәяләр генә начар, хезмәт хакы әйбәт…

●●●

Хәзерге беренче класста укучыларның портфельләре шундый, әйтерсең лә алар теләсә кайсы вакытта гаиләдән китәргә һәм яңа тормыш башларга әзер. 

Ковид әйтемнәре

● Прививка ясатмаган вакцинацияләнгәнгә иптәш түгел.

● Якын дустыңны да метр ярым дистанциядә тот.

● Хәзер куар-кодсыз оҗмахка да кертмиләр.

● Кул кулны юа. Антисептик белән.

● Хатыннарны ул пандемия вакытындагы перчаткалар кебек алыштыра иде.

● Гаҗәпләнүдән авызыңны ачканда маскаңны киеп куй.

Сәламәтлек

Александр Брюханов

Түшкәев, кояшлы көннән һәм саф һавадан ләззәт алып, ашыкмыйча гына урам буйлап бара иде. Кинәт көтмәгәндә аның каршында тонык күзле кырынмаган бәндә барлыкка килде:

— Брат, илле сум бир әле…

— Ничек инде — бир? — диде аптырашта калган Түшкәев.

— Сез, гомумән, кем буласыз соң?

— Мин — синең сәламәтлегең, — дип җавап бирде бәндә тыныч һәм каты тавыш белән.

— Н-н-ничек? Минем сәламәтлегем?..

— Нәкъ шулай, сәламәтлегең! Ә акча миңа үземне рәткә кертер өчен кирәк…

— Нәрсә башымны катырасыз?.. Нинди сәламәтлек?..

— Аңлатып бирәм — сез кайчан туры килә һәм теләсә нәрсә ашыйсыз, шуңа күрә ашказаныгыз тәртиптә түгел. Спорт белән шөгыльләнмисез — йөрәгегез начар эшли. Күп эчәсез, монысыннан кан тамырлары һәм башка бәлаләр. Өстәвенә, хатыныгыз бар — бу инде баш авыртуның сәбәбе…

— Нинди йөрәк, нинди баш авырту ди ул, ни сөйлисез сез?

— Сез үзегез турында күп нәрсәне белмисез, ә организм тузган, какшаган, — диде ир кеше, Түшкәевнең борыны янында бармагын уйнатып.

— Ә сезнең исемегез ничек соң? — дип сорады Түшкәев сак кына.

— Элек минем исемем Булат иде! Ләкин бу сәламәтлек тәртиптә булган чакта…

— Әйе, ныклы исем…

— Ә хәзер Бәла дип атыйлар.

— Ә… хатын-кызлар белән ничек сезнең? — дип пышылдады Түшкәев.

— Берничек тә тә түгел, — дип кулын болгады Бәла, — аларның да минем белән шулай ук…

— Менә минем дә шундый ук хәл, — диде Түшкәев, башын иеп.

— Ә шулай да син миңа акча бирәсеңме соң? — дип талпынып куйды Бәла.

— Вакыт әрәмгә уза… Түшкәев бер мизгел уйланып торды да, көтмәгәндә тәкъдим ясады: — Әйдә, аптекага барыйк, һәм мин бөтен кирәк нәрсәне алам — бавырдан, ашказаныннан, баштан…

— Син нәрсә? — дип кабынды Бәла.

— Бәлки әле табибка да барасыдыр?..

— Ә, нәрсә? Бөтенесе дә шулай эшли…

— Ә сезнең ишеткәнегез бармы — бездәге даруларның яртысы ялган, ә табиблар авырулардан акча каеру белән генә мәшгуль…

— Шулаймыни? — дип гаҗәпләнде Түшкәев.

— Ә нишләргә кала соң?..

— Хәзер авыруларны дәвалау мөмкин түгел, авыртуын гына басып була. Илле сум миңа нәкъ шуның өчен кирәк тә инде… Түшкәев кесәсен актарып алды.

— Миндә йөзлек кенә…

— Йөз дә ярый, — диде Бәла һәм аны җитез генә эләктереп алды.

— Болай булгач авыруларга икеләтә көч белән сугарга була! Ә сезгә мин ныклы һәм озак елларга сәламәтлек телим… Һәм кичәге Булат-баһадир киң адымнар белән шәраб кибетенә таба атлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100